Федераль агентлыкның әлеге тәҗрибә проекты арест салынган һәм конфискацияләнгән милекне сату өчен электрон сәүдә оештыруны күздә тота. Аны гамәлгә ашыру өчен федераль агентлык республика һәм федераль масштабта зур тәҗрибәсе булган Татарстанның электрон мәйданына өстенлек биргән.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Татарстанда электрон сәүдә оештыруда мәгълүмат технологияләре 2004 елдан бирле кулланыла. “Без төрле этапларны уздык, бу юнәлешләрне алга таба да дәвам иттерәбез. Алда тагын да мөһимрәк бурычлар тора. Электрон сәүдәнең ачыклыгын һәм үтемлелеген күтәрү системасын камилләштерәбез”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Аның белдерүенчә, электрон сәүдә коррупцияне киметү, ачыклыкны арттырудан тыш, анализ өчен җитди мәгълүмат бирә. Илдар Халиков бу процессларга кече һәм урта бизнесның актив катнашуына аерым игътибар юнәлтте. Премьер-министр сүзләренә караганда, республика электрон сәүдәне камилләштерү өчен законнарны камилләштерүгә кагылышлы төрле тәкъдимнәр белән чыга. “Электрон мәйданда арест салынган милекне сату тәҗрибәсе бу процесста тагын бер буын булачак”, - ди Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры белдергәнчә, Татарстан яңа системаны гамәлгә кертү белән генә чикләнмичә, аны электрон сәүдәдә потенциаль катнашучылар арасында популярлаштыруны да вәгъдә итә Илдар Халиков федераль агентлык белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәгълүмат технологияләре системасын кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп файдаланырга ярдәм итәчәк, ди.
Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Валерий Белый, үз чиратында, агентлыкның Татарстанның электрон мәйданы белән инде ярты ел хезмәттәшлек итүен искәртте. “Бу мәйданны сайлап дөрес эшләвебезгә ышаныч көннән-көн арта бара”, - ди ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.