ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз тарихында беренче тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган “Динамо-Казан” туплы хоккей клубы уенчыларына, тренерлар штабы һәм җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллады.
“Динамо-Казан” коллективына, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров, клуб президенты Дмитрий Самаренкин, баш тренер Владимир Янко исеменә адресланган котлауда мондый юллар бар.
“Барыгызны да 2010-2011 елгы сезонда Россия чемпионатында ышанычлы җиңү яулавыгыз белән котлыйм. Көрәшнең гадел һәм ачык үтүе сезнең уңышны аеруча лаеклы итә. Югары һөнәри осталыкка ия фикердәшләрнең җайга салынган хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, клуб тарихында беренче тапкыр ил чемпионы исемен яулаган Татарстан туплы хоккей осталарының җиңүләр елъязмасына яңа якты сәхифә өстәлде. Җиңүгә йөз тоткан бердәм команданы әзерләгән талантлы һәм тәҗрибәле тренер Владимир Владимирович Янконың хезмәте аерым рәхмәткә лаек.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.