РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенә яңа идарәче билгеләнде

2011 елның 31 марты, пәнҗешәмбе
РФ Социаль иминият фондының ТР төбәк бүлеге белән 1 апрельдән Рамил Гайзатуллин идарә итә башлый. Бүген яңа идарәчене коллективка ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән РФ Социаль иминият фондының Оештыру- кадрлар белән эшләү департаменты башлыгы Владимир Исаков тәкъдим итте.
Владимир Исаков Социаль иминият фонды Татарстан бүлегенең эш күрсәткечләре буенча алдынгылар сафында булуын, биредә халык белән эшләү тәҗрибәсе туплануын ассызыклады. Социаль реформалар барган 2010 ел нәтиҗәләре буенча, фондның ТР бүлеге Идел буе федераль округында өченче, ил күләмендә 14 нче урынны алган.
Владимир Исаков сүзләренә караганда, социаль сәясәт – дәүләт хакимияте эшчәнлегендә төп юнәлеш. Социаль иминият фонды бу сәясәттә алдынгы урын били. Җәмгыятьтәге тотрыклылык, гражданнарның муллыкта яшәве дә күп очракта Социаль иминият фонды эшчәнлегенә бәйле. Владимир Исаков ТР төбәк бүлегенең яңа идарәчесе Рамил Гайзатуллинга уңышлар, коллектив белән аңлашып эшләвен теләде.
ТР Премьер-министр Илдар Халиков, үз чиратында, Татарстан төбәк бүлегенең эшчәнлеген җаваплы һәм катлаулы юнәлеш буларак бәяләде. Бюджет кытлыгы, аның баланслыгы белән бәйле проблемалар бар. Татарстан Хөкүмәте төбәк бүлеге җитәкчелегенә кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, дип ассызыклады Премьер. Илдар Халиков Социаль иминият фондының төбәк бүлеге Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе белән хезмәттәшлектә эшләргә тиеш, дип өстәде. Хөкүмәт башлыгы шулай ук ведомствоның “ТР Электрон Хөкүмәте” проекты кысаларында, аерым алганда, электрон документ әйләнеше һәм дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә күрсәтү буенча эшне көчәйтүе зарур, дип саный. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рамил Ринат улы Гайзатуллин 1980 елның 11 октябрендә Казанда туа. 2003 елда Казан дәүләт медицина университетын, 2007 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Колорада дәүләт университеты студенты (АКШ, МВА), медицина фәннәре кандидаты.
2005-2007 елларда Казан шәһәре онкология диспансерында табиб-онколог, 2007 елда –Шәһәр онкология диспансеры баш табибы урынбасары. 2007-2011 елларда “ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды” ДУ директорының икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары. 2011 елның 1 апреленнән – “Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге” ДУ идарәчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International