Илдар Халиков Бөтенроссия телерадиокомпаниясе ФДУП генераль директоры урынбасары белән очрашты

2011 елның 4 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков -“Татарстан” ДТРК төбәк департаменты җитәкчесе - генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Бөтенроссия телерадиокомпаниясе Федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Илдар Халиков Рифат Сабитовка “Бөтенроссия телерадиокомпаниясе” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең республикага ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. “Бүген безнең БДТРК белән уртак проктларыбыз күп”, - дип искәртте Илдар Халиков.

Ул шулай ук “Татарстан” ДТРК эше тиешле дәрәҗәгә күтәрелде, аерым алганда, элеккеге директор Айрат Сибагатуллин Татарстан Хөкүмәте ТР мәдәният министры вазифасын башкаруга кереште.

ТР Премьер-министры Бөтенроссия телерадиокомпаниясе Федераль дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелегенә “Татарстан” ДТРК директоры вазифасына Фирдүс Гыймалетдинов кандидатурасын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International