29 апрельдә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгендә быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты узачак. Республиканың 9 шәһәрендә үткән фестивальнең сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, 18-22 апрель көннәрендә Казанда узачак суперфиналга 3300 егет һәм кыз чыккан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, башкаручы директор Ландыш Шәрәфетдинова сөйләде.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте дистә еллык тарихы эчендә төбәк проектыннан гомумроссия масштабындагы күренешкә әйләнде. Бүген аны Татарстанның иң уңышлы мәдәни “бренд”ларының берсе дип әйтергә нигез бар. Фестивальнең беренче елында анда 2500 сәләтле малай һәм кыз катнашкан булса, бүген бу хәрәкәт 80 меңгә якын егет һәм кызны колачлый. “Созвездие-Йолдызлык” кысаларында яшь талантлар белән эш һәр шәһәр һәм районда ел дәвамында алып барыла. Узган 10 ел вакыт эчендә аның аша 450 меңнән артык бала, яшүсмер үткән. Республика фестивале булуга карамастан, аның чикләре Татарстанга гына кайтып калмый. Ул Россия төбәкләре һәм БДБ илләреннән дә иҗат коллективларын үзенә җыя. Фестиваль хәрәкәтенең җитәкчеләре Россия Театр сәнгате академиясе белән күпьеллык хезмәттәшлекне төп горурлык дип атый.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте бүген сәләтле балаларга түләүсез видеоклиплар төшерә торган, хәрәкәттә катнашучылар һәм аларның педагоглары өчен вокал, хореография, сәхнә теле, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла торган бердәнбер урын. “2004 елда республика җитәкчелеге булышлыгы белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршында безнең өчен махсус үзәк төзелү, фестиваль хәрәкәтен яшәтергә бик ярдәм итте”, - ди Дмитрий Туманов.
Вакытында сузылган ярдәм кулы, һәрдаим булган игътибар бүген фестиваль хәрәкәтенең абруе һәм казанышларында чагыла. 2007 елда яшьләрнең “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион эстрада сәнгате феситивале ТР ның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә, 2009 елда җәмәгатьчелек тануын күрсәткән “Семья России” илкүләм премиясенә лаек булды. Ә узган ел ахырында фестивальнең авторлар коллективына РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе бирелде.
Әмма алга таба үсү өчен казанышларны барлау гына җитми, проблемаларны чишәргә кирәк. Хәрәкәткә игътибар никадәр генә зур булмасын, хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләр шактый җыелган. Аның берсе район җирләрендә талантлы яшьләрне барлау, алар белән шөгыльләнү өчен әзерлекле белгечләрнең җитмәве. Сер түгел, бүген квалификацияле белгечләр еш кына районнардан эре шәһәрләргә күчә. “Казанда суперфиналга чыккан меңнәрчә баланы бер үк вакытта сыйдырырлык заллар да юк”, - ди фестиваленең башкаручы директоры Ландыш Шәрәфетдинова. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов башкалада Универсиадага төзелүче 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән стадион фестивальне кабул итәр өчен уңайлы мәйдан булыр иде, дип саный. Тик Дмитрий Туманов белән Ландыш Шәрәфетдинова моның белән килешми. Алар белдергәнчә, Казанда мондый масштаблы фестивальне кабул итәрлек Ауропа дәрәҗәсендәге концерт залы булдыру кирәк. Дмитрий Туманов шуңа өстәп, ил күләмендә иҗади сәләтле балалар кластеры - арт-парк булдыру да зарур дип саный. Аның белдерүенчә, сәләтле яшьләрне берләштерү аша гына икътисади киңлек ныгый ала.
Бүген шәһәр-районнар җитәкчелеге тарафыннан сәләтле балаларны фестивальгә җәлеп итә буенча зур тырышлык куела. Шулай да юк сәбәпне бар итеп сылтау табучылары да очрый. “Бүген шәһәр-районнарның барысы да бу максатлар өчен автобуслар белән тәэмин ителгән. Җаваплылык тулысынча юл ераклыгын, транспорт юклыгын сылтау итеп, фестивальдә катнашмаска тырышуы район җитәкчеләре өстендә”, - дип ассызыклады яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов.