Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы узган кышта агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерүгә багышланды
2011 елның 6 апреле, чәршәмбе
Узган елның декабрендә Татарстанда агачларга көчле боз кату 30 мең гектардан артык мәйданда урманнарның һәлак булуына китерде. Әлеге саннар бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында яңгырады. Республика урман хуҗалыгында агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган утырыш Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә үтте.
ТР Хөкүмәте рәисе сүзләренә караганда, 2010 ел республиканы көйсез табигый шартлары белән сынады. Татарстанга моңарчы күрелмәгән корылык, янгыннар белән бәйле вәзгыять, агачларга боз кату белән бәйле сынаулар аша узарга туры килде. “Барлык очракта да республикада тупланган тәҗрибә бу катлаулы вәзгыять нәтиҗәләрен йомшартырга ярдәм итте. Министрлыклар, муниципаль берәмлекләр башлыклары оператив эшләде. Шулай да аның нәтиҗәләре озак еллар әле сизеләчәк”, - ди Илдар Халиков.
Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан аз урманлы төбәк санала. Республика территориясенең бүген бары 17, 4 проценты гына урманнар белән капланган. Премьер-министр сүзләренә караганда, бүген урман мәйданнарын арттыру- өстенлекле бурыч. Аны чишү өчен хәзер Саба районында селекцион-орлыкчылык үзәге төзелә.
ТР Хөкүмәте башлыгы 2011 елның Халыкара урманнар елы дип игълан ителүен искә төшерде. 14 майда Халыкара Урман үсентеләрен утырту көне узачак. Илдар Халиков утырышта катнашучыларны бу акциядә актив катнашырга чакырды.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев хәбәр итүенчә, узган елның декабрендә агачларга боз кату нәтиҗәсендә, иң зур зыянны Нурлат районы күргән. Нурлат урман хуҗылыгы мәйданының өчтән бер өлешенә зарар салынган. Министр ТР Хөкүмәтенә урманны чистарту өчен 6,9 млн. сум финанслар бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Министр белдергәнчә, шулай ук эшкә керешер өчен республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе карары кирәк.
Илдар Халиков билгеләп узганча, агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерү өчен, зур эшләр башкару зарур. Хөкүмәт башлыгы урман темасының федераль дәрәҗәдә дә өстенлекле бурыч булып калуын, соңгы ике атнада гына да РФ Хөкүмәтендә өч киңәшмә узуын искәртеп, барлык министрлыкларны урманнарны саклау белән бәйле чараларга җитди игътибар бирергә чакырды. “Мондый бәла-казаларның кабатлануы ихтимал, аның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәрвакыт әзер булырга кирәк”, -дип ассызыклады ул.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз