Рөстәм Миңнеханов: "Ветераннар өчен торак төзү планын үтәмәгән җитәкчеләргә ышаныч булмаячак"

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
6 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада торакны сафка бастыру буенча еллык биремнең әлегә 23 проценты үтәлгән, ягъни 546 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу күрсәткеч, узган елның шул чорына караганда, 2 процентка артыграк. Быел сафка бастырылган мәйданнарның зур өлеше төзелеше узган елларда башлап калдырылган объектларга туры килә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Республикада торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Аның эшендә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Торакны сафка бастыру эшендә югары күрсәткечләр биргән Әлки, Апас, Балык Бистәсе, Кайбыч, Питрәч, Буа районнары киңәшмәдә аерым билгеләп үтелде. Ә менә башкаларга төзелеш темпларын арттырасы бар.
Быел төзелә торган йортларның 167 се социаль ипотека программасына туры килә. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, шуның бүгенгә гомуми мәйданы 131 мең кв. метр булган 66 йорты сафка бастырылган (17 се -март аенда). Бу, планның 22 проценты үтәлгән дигән сүз. Әлеге социаль программа нигезендә сафка бастырылган йортлар 12 муниципалитетка туры килә. Апас һәм Аксубай районнары исә планны инде үтәгән. Ә менә 19 муниципаль берәмлектә әлегә бу программа буенча йортлар сафка бастырылмаган. Алар арасында Чаллы шәһәре дә бар.
Киңәшмәдә гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча быел старт алган программаның үтәлеше дә тикшерелде. Билгеле булганча, аны гамәлгә ашыру ике юнәлеш буенча алып барылачак. Беренчесе - мондый шартларда яшәүчеләрне Дәүләт торак фонды программасы ярдәмендә яңа тораклы итү. Икенче юлы- муниципалитетлар мөстәкыйль рәвештә техник заказчыларны җәлеп итеп, төзелешне үзләре оештыра. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүген 6 муниципаль берәмлектә – Баулы, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама, Спас районнарында гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү өчен әзер йортлар бар инде. Биектау, Чүпрәле районнарындагы йортлар да югары әзерлектә. Бөгелмә, Әгерҗе районнарында төзелеш эшләре бара, Яшел Үзән районы белән Казан шәһәрендә дә әлеге бурычны хәл итү өчен төзелешләр башланган. Шул ук вакытта Азнакай, Алексеевски, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында төзелеш эшләренең схемасы да билгеләнмәгән.
“Бу программаны вакытында башкарып чыгу өчен, муниципалитетлар төзелеш схемаларын тиз арада тәгаенләп, апрель аенда эшкә керешергә тиеш. Югыйсә, бу эшләр буенча Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды алдында хисап тота алмаячакбыз”, -ди Ирек Фәйзуллин. Аның белдерүенчә, бүген кыска вакыт эчендә төзелә торган торак йортларның типовой проектлары бар. Төзелешене башлау өчен җир участокларын билгеләүне хәл итәргә кирәк.
Президент Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын җәйге төзелеш сезоны мөмкинлекләрен тулы көченә файдалану кирәклегенә юнәлтте. “Планлаштырылган финанс ресурсларыбыз бар, башкарасы эш күләме зур. Сугыш ветераннары өчен, авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча һәм башка программалар буенча төзелә торган йортларда төп эшләрне җәйге чорда башкару өчен бөтен көчне куярга кирәк”, -дип ассызыклады Президент.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International