Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышында катнашты

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы уздырылды. Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.

Уртак утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар   Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең «УНИКС» КСК холлында тәкъдим ителгән экспозициясе белән таныштылар.

«2016 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 

Ул билгеләп үткәнчә, 2016 ел йомгаклары буенча республикада икътисадның барлык тармакларында да тотрыклы уңай динамика хөкем сөрә. 

Татарстан Республикасының җыелма төбәк продукты (ҖТП) 2016 елда 1 трлн. 944 млрд. сум тәшкил итте, 2015 елга карата 102,5%.

Сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн. 966 млрд. сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,6% (2015 елда бу күрсәткеч 1 трлн. 869 млрд. сум, ИПП – 101,5%).

Төп капиталга инвестицияләр – 658,5 млрд. сум, яисә 100% 2015 елның чагыштырма бәяләренә карата.    

Авыл хуҗалыгы продукциясе 2016 елда 238,6 млрд. сумлык җитештерелгән, үткән елның шушы чорына карата 105%.

Артем Здунов хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстан Республикасында сәнәгать мәйданчыклары санын 100гә җиткерү карала. Хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль дәрәҗәдә 62 сәнәгать мәйданчыгы эшли, аларда 354 резидент эшчәнлек алып бара, 6,6 мең эш урыны булдырылган.  

«Агымдагы вәзгыять һәм Татарстан Республикасы сәнәгатенең конкуренциягә сәләте перспективалары турында» Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү 2030 стратегиясе («Стратегия 2030) нигезендә конкуренциягә сәләтле глобаль тотрыклы төбәк булырга тиеш, диде Альберт Кәримов. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм  сәүдә министрлыгы күрсәткечләре буенча республиканың сәнәгать җитештерүе 2016 елда 1 трлн. 966 млрд. сум тәшкил итте. 2016 елда 35,5 млн.  тонна нефть чыгарылган, 43 012 йөк һәм 23233 җиңел автомобиль, 12 831,3 мең шина, 675,8 мең тонна синтетик каучук, 22,2 млрд. кВт/ч электр энергиясе һәм 53,6 млн. Гкал җылылык энергиясе җитештерелгән. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, НИОКР уздыру өчен республика югары уку йортларында 7 млрд. сум кертелгән.   

«Бүген 20 ресурс үзәге бар инде. Сәнәгать предприятиеләре заказлары өчен база кафедралары булдырыла», – диде Альберт Кәримов.

Альберт Кәримов сүзләренчә, секундына 140 мең алыш-биреш Alibaba интернет-сатулар сайтында гамәлгә ашырыла, һәм шуларның 80%ы телефон  экраннарында башкарыла. Эчке базар күләме Россиядә $ 10 миллиард.

Альберт Кәримов шулай ук искәрткәнчә, Татарстан сәнәгать предприятиеләре кибериминлек таләпләрен дә онытмаска тиеш.  

Тулаем 2016 елны бәяләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «йомгаклар уңай». Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан икенче ел рәттән Төбәкләрнең  инвестицион климатының илкүләм рейтингында беренче урынны яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International