Илдар Халиков Түбән Камада “ТАНЕКО” комплексында булды

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше буенча республика штабы утырышын үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов һәм башка җитәкчеләр озатуында комплексның җитештерү мәйданчыкларында булды.

Беренче чиратта Илдар Халиковны ЭЛОУ-АВТ-7 белән таныштырдылар.

Комплексның әлеге һәм башка объектларының җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов җентекләп таныштырды. Шуннан соң «Нефтегазинжиниринг» ҖЧҖ директоры Константин Матвеев доклад ясады. Ул объектларда төзелеш эшләренең тәмамлануы һәм документларны тапшыру хакында хисап тотты. “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе” ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Марс Газизуллин висбрекинг һәм күкерт җитештерү җайланмаларында төзелеш-монтаж эшләре графигының үтәлеше хакында бәян итте.

Утырышка нәтиҗә ясап, Илдар Халиков “ТАНЕКО” куәтләрен үзләштерүнең Түбән Кама һәм тулаем алганда республиканың алга таба үсеше өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, компания хәзер үз үсешендә мөһим этапка керде. Барыннан да элек, җиһазларны комплекслы рәвештә сынаудан коммерция нигезендә файдалануга күчү хакында сүз бара. Моңа бәйле рәвештә ТР Премьер-министры барлык подряд оешмаларын алынган йөкләмәләрне нәтиҗәле үтәргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International