Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 8 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан 177 сендә башланды. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 9 февраль көненә капиталь ремонт 122 мәгариф объектында алып барыла: 25 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә, шулай ук 90 балалар бакчасында.
Шулай ук 4 балалар савыктыру лагерендә, 10 профессиональ мәгариф оешмасында, 33 мәдәният объектында, 28 яшүсмерләр клубында, 25 муниципаль берәмлек советлары бинасында, 24 социаль хезмәт күрсәтү объектында һәм 8 муниципаль архивта ремонт эшләре башланды.
Ирек Фәйзуллин капиталь ремонтка подрядчыларны сайлау буенча яңа кагыйдәләр турында икәртте. Бу елдан объектларда яхшы репутацияле һәм төзелеш базарында өч елдан артык эшләгән компанияләр генә эшли ала.
"Подрядчы оешмада яхшы кредит тарихы һәм салым тарихы булырга тиеш. Мин бу таләп белән тулысынча ризалашам. Беренче чиратта, бу милекчеләрне җавасыз төзүчеләрдән саклауга юнәлдерелгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аерым Ирек Фәйзуллин Урыссу штп. торак йортларны индивидуаль җылытуга күчерү темасына тукталды. Бүгенге көнгә 3441 фатирдан килешү изалауга 1041 мөрәҗәгать теркәлде.
Ютазы башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, соңгы атнада гаризалар саны артты: халыктан 100 гариза кабул ителде. "Гражданнарны мәгүлүматлау эшен алып барабыз. Шулай ук бүгенге көнгә 51 фасад газүткәргече куелган. 15 майдан 6 июнь көненә кадәр социаль өлкә объектларында блоклы котельнялар кую эше башлана. Эшне дәвам итәбез", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, Урыссуда газ котелларына күчүдән соң, коммуналь хезмәт күрсәтүгә бәяләр күтәрелергә тиеш түгеллеген искәртте: "Кешеләр түләүләр артмавына ышанырга тиеш. Әлеге мәсьәләне даими рәвештә тикшереп торырга кирәк".
Алексей Песошин сүзләренчә, җылытуга тарифлар артуга сәбәп юк. Яңа җиһазлар урнаштырылган йортларда аерым тикшерү нәтиҗәләре буенча җылытуга түләүләр 2,2 кат кимүе билгеләнде.
"Тыныч кына түземлек белән аҗлату эшен алып барырга кирәк. Башка юл юк. Сентябрьгә без тулысынча эшләрне тәмамларга тиеш", - диде ТР Президенты.
Шуннан ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрдә РФ ТКХ Дәүләт мәгълүмат электрон системасында оешмаларны теркәү (УК, ТСЖ, ЖСК, РСО) эше начар бара. Бүген Казанда, Чаллы, Зеленодольск һәм Питрәч районында гына 358 компания чиратта тора.
Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына атна дәвамында әлеге мәсьәләне тәмамларга кушты.
Ахырда Ирек Фәйзуллин гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр (ОДН) ел башыннан коммуналь түләүләрдән торак хезмәт күрсәтү түләүләренә күчүен искәртте. Татарстанда ОДН өчен бәяләр артуы очраклары теркәлде. Министр дөрес хисап алып барылмавын ассызыклады, яңадан исәпләргә кирәклеге турында белдерде.
Муниципалитетлар башлыкларына ТР Президенты ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр очракларын теркәргә кушты."Миңа бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр күп. Ышанам, бу - аңлап җиткермәү яисә арифметик хаталар нәтиҗәсе. Тәүләүләрнең гомуми күләме артуга сәбәпләр юк", - диде Рөстәм Миңнеханов.