2011 елда 211 мең бала, яшүсмер һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру күздә тотыла. Андрей Кондратьевның сүзләренә караганда, бу сан узган елгы план күрсәткеченә туры килә.
Җәен 40 мең балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштыру ниятләнә.
2011 елда авыр шартларда яшәүче балаларга аерым игътибар биреләчәк – 17 меңнән артык баланың җәйге ялын оештыру күздә тотыла. Девиант тәртипле балалар өчен сменалар нормативы арттырылган – 2010 елда 600 кеше булса, быел 1000 гә җиткән. 2011 елда 14500 яшүсмергә (узган ел 4500 иде) хәрби-патриотик сменалар оештырылачак. Шулай ук, Андрей Кондратьевның сүзләренә караганда, республикада беренче тапкыр хезмәт һәм ял лагерьлары да оештыру ниятләнә - быел 8000 балага шундый сменалар каралган.
Андре Кондратьев сүзләренчә, быел балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар сатып алу тәртибен гадиләштерү күздә тотыла. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты әзер инде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.