15 апрельдән 14 майга кадәрге чорда автомобиль юлларында хәрәкәткә чикләүләр кертелә. Бу вакыт агымдагы елда республика юллары мониторингына, лаборатор тикшеренүләргә нигезләнеп билгеләнгән. Бер ай дәвам итәчәк бу чикләүләр күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормадан арткан транспорт чараларына кагыла. Күчәргә килгән йөкләнеш күпчелек автомобиль юлларынында норма буенча 4-6 тонна тәшкил итә. Хәрәкәткә чикләүләр кертү язгы чорда юл өслегенең торышын саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгына бәйле, ди белгечләр. Әлеге тема бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында күтәрелгән үзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Быелгы язгы чикләүләрнең үзенчәлекләре хакында журналистларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Главтатдортранс” ДУ ТР юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин бәян итте.
Билгеле булганча, федераль әһәмияттәге юллардагы хәрәкәтне чикләү Федераль юл агентлыгы боерыгына, ә республика әһәмиятендәге юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләү ТР Министрлар Кабинеты боерыгына нигезләнеп башкарыла.
Бу чорда юлларны максималь саклау бурычы куела. Шуны күздә тотып 14 апрельдә юлларга “Күчәргә килгән йөкләнешне чикләү” дигән махсус юл билгеләре урнаштырылачак. Юл хәрәкәтен чикләү турындагы карарларда вакытлыча чикләүләр кагылмаган транспорт категориясе аерым күрсәтелә. Аннан күренгәнчә, бу чорда әлеге ташламалы категориягә халыкара маршрутларда йөк ташучылар, пассажир автобуслары, туклану продуктлары, терлекләр, дару препаратлары, ягулык-майлау материаллары, орлык, ашлама, почта ташучы йөк автомобильләре, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташучылар, оборона министрлыгы транспорты керә.
Калган авыр массалы транспортка исә бу чорда юл ябыла яки инде бик кирәк булганда алар махсус рөхсәт белән генә юлга чыга ала. Министр Ленар Сафин сүзләренә караганда, федераль закон кысаларында, махсус рөхсәт алу өчен йөк ташучы йөкләнештән килә торган зарарны тулысынча капларга тиеш була. Республика әһәмиятендәге юлларда йөрү өчен махсус рөхсәт алу федераль юлларга караганда 4-5 тапкырга арзангарак төшә. Мәсәлән, 15 апрельдән 14 майга кадәр федераль трассадан Түбән Камадан Мәскәүгә кадәр арада йөк ташу өчен килгән зыянны каплау 1 млн. сумнан артачак. “Шул рәвешле, бу чара йөк ташучыларны йөкне башка төр транспорт белән ташуга да мотивлаштыра”, - ди министр. Федераль юллардан йөрү өчен мондый рөхсәтне хәрәкәтне вакытлыча чикләү чорында “Волго-Вятскуправдор” ФДУ, республика әһәмиятендәге юлларда йөрү өчен “Юл хәрәкәте иминлеге” РДУ бирә.
ЮХИДИИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белдергәнечә, махсус рөхсәт алмый гына бу чорда авыр массалы транспортның юлга чыгуы закон бозу дип исәпләнә һәм моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексында штрафтан алып йөртүче таныклыгыннан колак кагуга кадәр җаваплылык каралган. Махсус пропуск алмый торып авыр йөкләрне ташучы автомобиль йөртүче 2 меңнән 2500 сумга кадәр штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм кала. Йөк ташу өчен җаваплы вазифаи затларга салыначак штраф күләме 15 меңнән 20 мең сумга кадәр. Юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Махсус рөхсәт артыграк авырлыктагы йөк ташыганда, йөртүчеләргә 1500 мең сумнан 2000 сумга кадәр, вазифаи затларга- 10000-15000 сум, юридик затларга 250 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Закон бозып йөргән мондый транспорт чаралары тоткарланып, махсус стоянкага куелачак.