Утильләштерү программасы буенча бер ел эчендә Татарстанда дилерлык үзәкләре тарафыннан 22733 автомобиль сатылган

2011 елның 12 апреле, сишәмбе

Иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент уңай нәтиҗәләр биреп, барлык өметләрне аклады, илнең автомобиль базарын җанландырды, узган ел ул 30 процент үсеш бирде. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева экспериментның бер еллык йомгакларын әнә шулай бәяләде. Эксперимент нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашунда шулай ук “Кан-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сергей Чернов, “Болгар-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры Вадим Максимов, “Соллерс-Чаллы” җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Лилия Оболонская катнашты.
Билгеле булганча, узган елның мартында старт алган әлеге әлеге дәүләт программасы 10 елдан искерәк автомобильләрне утильләштерүгә исәпләнгән. Хуҗалары өчен бу очракта яңа автомобиль бәясеннән 50 мең сумлык ташлама ясала. Гөлнара Әхмәдиева хәбәр итүенчә, узган бер ел вакыт эчендә иске машинасын тапшырган 500 мең россиялегә таныклык бирелеп, алар яңа автомобиль алуга ирешкән. “Уртача статистик гаиләдә өч кеше булуын исәпкә алганда, бу программада Россиянең 1,5 млн. халкы катнашты дип әйтә алабыз”, - ди Гөлнара Әхмәдиева.
Әлеге программаны ил күләмендә гамәлгә ашыру өчен 25 млрд. сум финанслар бүлеп бирелгән иде. “Бу чыгымнар үзен аклады. Әлеге программа, аерым алганда, “Автоваз”га зур ярдәм итте”, - ди сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
Мәгълүм булганча, иске автомобильләрне утильләштерү буенча эксперимент ике этапта узып, аның берсе узган елның июнь аенда, икенчесе быел 15 мартта тәмамланды. Татарстанда шушы вакыт эчендә экспериментта катнашучылар саны 25 меңнән арткан.
Гөлнара Әхмәдиева республикада утильләштерү программасында 49 рәсми дилерның актив катнашуын билгеләп үтте. Узган елның 8 мартыннан алып агымдагы елның 31 мартына кадәрге чорда Татарстанда дилерлык үзәкләре тарафыннан 22733 автомобиль сатылган булса, шуның 87 проценты LADA автомобильләренә, 8 проценты “Fiat” модельләренә туры килә. Бер ел эчендә республикада 1756 “Fiat” автомобиле сатылган. Сүз уңаеннан, Россия күләмендә Чаллы һәм Алабуга мәйданнарында җитештерелгән 4 мең 834 “Fiat” автомобиле сатылган. “ТР Хөкүмәте тарафыннан күрелгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, “Fiat Doblo”, “Fiat Albea” җиңел автомобильләре буенча өстәмә ташламалар 40 мең сум, коммерцияле “Fiat Ducato” буенча 100 мең сум тәшкил итте”, - ди Гөлнара Әхмәдиева.
Эксперименттта катнашып, 7 меңнән артык автомобиль саткан “КАН-Авто”ны дилерлар арасында абсолют лидер дияргә мөмкин. Бөек Җиҗүнең 65 еллык юбилее елында утильләштерү программасы нигезендә сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен яңа автомобильләр белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелгән. Программа гамәлгә ашырылган бер ел эчендә 155 ветеран кулына яңа автомобиль ачкычын алган. Гөлнара Әхмәдиева белдергәнчә, мөрәҗәгать итүче ветераннарның берсе дә игътибарсыз калмаган, алар яңа автомобильләр белән беренче чиратта тәэмин ителгән.
6 апрельдә Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин илдә иске автомобильләрне утильләштерү программасын 2011 ел азагына кадәр озынайту турында хәбәр итте. Бу максатларга 5 млрд.сум финанслар бүлеп биреләчәк. Бу иске автомобильләрен тапшыру буенча 100 мең таныклык биреләчәк дигән сүз. Гөлнара Әхмәдиева Татарстанда сентябрь-октябрьгә кадәр кимендә 5 мең таныклык биреләчәген ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International