Гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә Татарстан белән чиктәш төбәкләрдәгы сулыкларның торышы хакында сүз булды

2011 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә, әйтик, Ульяновск өлкәсендә Зөянең төп агымы 114 см арткан, бу исә елганың безнең республикадан узган турысына 2 тәүлектән килеп җитүен көтәргә кирәк дигән сүз. Самара өлкәсе белән чиктәш Олы һәм Кече Чирмешәннәрдә, Кондырчада су 150 см тирәсе арткан, Нократта исә тыныч, чөнки боз кузгалмаган, су басу процесслары әлегә башланмаган да. Куйбышев су саклагычында былтыргы шушы вакыттагыдан су 214-321 см кимрәк, Түбән Кама су саклагычында – 32-39 см.га. Шулай да, соңгы тәүлектә су саклагычларның беренчесендә су 5-63 см арткан, ә икенчесендә 3-6 см кимегән.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә барган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко шундый мәгълүматлар китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International