“Мөселманнарның бердәмлеген саклап калу һәм ныгыту Диния нәзарәтенең беренче бурычы”. Бүген Татарстан мөселманнарының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган V чираттан тыш корылтаенда ясаган чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип ассызыклады.
Үз исеменнән, ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән корылтай делегатларын сәламләгән ТР Президенты диннәр һәм милләтләр арасындагы ныклы элемтәләрне, татулыкны Татарстандагы тынычлыкның нигезе, дип атады. “Сез халык күңеленә, бердәмлек, татулык, изгелек орлыкларын сеңдерерсез дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте ул залга җыелган дин әһелләренә. Президент ата-бабалардан килгән мирасыбызга сак карарга, аны өйрәнергә һәм үстерергә кирәклегенә басым ясап, бу эштә Диния нәзарәтенең мөһим ролен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге корылтайда кабул ителгән карарларның республика мөселманнарының алга таба үсешен билгеләүдә үзәк рольне уйнаячагын искәртеп, дини яңарышның муниципаль берәмлекләр алдына да яңа бурычлар куюын ассызыклады. Президент шәһәр һәм район башлыкларын имамнарны, мөхтәсибләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык итәргә чакырды. “Төрле дин вәкилләренең үтенечләренә игътибар итү мөһим”, - ди ул.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.