Илдар Халиков 2011 елда янгын куркынычы чорына әзерлек буенча РФ төбәкләре башкарма хакимият органнары киңәшмәсендә катнашты

2011 елның 15 апреле, җомга
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2011 елда янгын куркынычы чорына әзерлек буенча РФ төбәкләре башкарма хакимият органнарының Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция режимындагы киңәшмә РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков рәислегендә узды.
Виктор Зубков белдерүенчә, бу чорда иминлекне тәэмин итү, беренче чиратта, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары, Дәүләт урман фонды, РФ Оборона министрлыгы җирләрендә урнашкан, аеруча саклана торган табигый территорияләрдәге урманнарга кагыла.
РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары узган ел РФ нең 19 төбәге территориясендә урман янгыннарыннан 199 торак пункт зыян күрүен, 3180 йорт хуҗалыгы юкка чыгу, 62 кеше һәлак булуын искәртеп, барлык төбәкләрдә кисәтү чаралары күрелүен җиткерде. “Аерым игътибар юнәлтәсем килә: урман янгыннарын сүндерүдә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының катнашуы җирле хакимиятләрнең әзер булмавын һәм әзерлек эшләренең начар булуын аңлатачак”, - дип кисәтте ул.
РФ гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу үз чыгышында бүген барлык төбәктә янгын куркынычы чорына әзерлек баруын җиткерде. Бу эштә төп йөк башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарына төшә.
Дәүләт янгыннар белән көрәшкә һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүгә 19 млрд. сумнан артык чыгымнар тоткан. 2011 елда РФ Оборона министрлыгы янгын сүндерү машиналары өчен кирәкле сыеклыклар (су, ягулык-майлау материаллары һ.б.) саклана торган 2199 станцияне төбәкләргә тапшырган. Узган ел шундый 680 машина бирелгән булган.
Төбәкләрдәге башкарма хакимият органнарының янгын куркынычы чорына әзерлеген тикшерү барышында кайбер кимчелекләр ачыкланган. Аның берсе – урман массивлары янәшәсенә урнашкан торак пунктлар һәм дачаларның начар әзерлеге белән бәйле. Бүген ил күләмендә урманнарга якын урнашкан 11 меңнән артык торак пункт исәпкә куелып, шуларның яртысыннан артыгының гына янгыннар чорына әзер булуы ачыкланды, дип белдерә Шойгу. Урманнар янәшәсенә урнашкан 6,5 мең дача берләшмәсенең янгын куркынычы чорына әлегә 25 проценты гына әзер.
Киңәшмәдә балаларның җәйге ялларын уздыру һәм савыктыру учреждениеләре иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирү кирәклеге ассызыклап үтелде. 1 июньгә кадәр барлык җәйге лагерьларның янгыннан саклануга әзерлеге тикшереләчәк.
Еракта урнашкан торак пунктларда ил буенча 8370 ирекле янгын сагы бүлекчәсе оешкан. Алар үз сафларында 35 меңнән артык кешене берләштерә. Барлык торак пунктларны иңләү өчен тагын 100 меңнән артык кеше таләп ителә.
Кимчелеклр арасыннан шулай ук урманнарда дәүләт янгын күзәтчелегенең түбән дәрәҗәсе, янгыннардан саклау өчен көчләр һәм финансларның җитәрлек булмавы, урман янгыннары белән бәйле вәзгыятьне мониторинглауның канәгатьләнерлек булмавы атап үтелде. “Санап үтелгән бу кимчелекләрне тиз арада бетерергә кирәк”, - дип искәртте Сергей Шойгу.
РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков сүзләренә караганда, хакимият һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләреннән үз территорияләрендә тәртип булдыруны таләп итү зарур. Ул РФ Гадәттән тыш хәлләр министрына ачыкланган кимчелекләр турында даими рәвештә РФ Хөкүмәненә мәгълүмат биреп бару бурычын йөкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International