Тагын 17 хезмәткәр хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарган өчен акчалата премия белән бүләкләнде. Шәхси сак предпряитиесенең 2 хезмәткәре хокук саклау органнары белән бергә җинаять ачкан өчен Казан ЭЭИ Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Моннан тыш, бу чарада өч урланган машина хуҗаларына кайтарылды. Шәһәр эчке эшләр идарәсе җитәкчесе 3 гражданга элек урланган машиналарының ачкычын шәхсән үзе тапшырды.
49 автомобиль сатып алу өчен 22 миллион сум акчаның республика бюджетыннан бирелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Барлык “УАЗ”лар да Казан предприятиеләренең берсе эшләгән компьютерлар (“Барс” аппарат-программа комплексы) белән җиһазланган. Бу система ТР буенча ЭЭМ мәгълүматлар базасы буенча гражданнарны, кәрәзле телефоннарны, автомашиналарны тикшерү өчен кирәк. Система патруль машиналарда һәм җәяүле нарядларда да кулланыла ала. Бүген машина ачкычлары тапшыру тантанасыннан соң системаны Президент шәхсән үзе тикшереп карады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.