Төрле дин конфессияләре вәкилләре Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулу көне белән котлап телеграммалар юлладылар.
Баш мөфти, Россия Үзәк Диния нәзарәте Рәисе Тәлгать Таҗетдин котлавында әйтелә: "Туган ягыбызның күзгә күренеп үзгәрүе, аның содгы еллардагы казанышлары ихлас йөрәктән Татарстанның чыннан да милли лидер, Россиянең яңа сәясәтчеләре вәкиле, максатчан җитәкчеле булуы турында әйтергә мөмкинлек бирә".
Россия Федерациясенең Баш раввины Берл Лазар: "Төрле дин вәкилләре хезмәттәшлеген һәм үзара ярдәмчелекне ныгытуга юнәлдерелгән эшчәнлегегез аеруча җылы сүзләргә лаек. Бүгенге Татарстан Республикасы - төрле халыклар, Россиянең бөтен конфессияләре тынычлыкта яшәүче һәм бер-берсенә ярдәм итеп, мәдәни һәм дини гадәтлрен ихтирам итеп яшәүче төбәк үрнәге. Һәм бу Сезнең җитәкчелек казанышы да".
Иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русь Митрополиты Корнилий: "Безнең Чиркәү ихтыяҗларына һәм проблемаларына Сезнең шәхси игътибарыгыз күңелемә бик тә хуш килде, һәм бигрәк тә Казан Кафедраль Соборын тергезүдә мөһим ярдәмегез. Ихлас йөрәктән Сезгә рухи тынычлык, гаилә иминлеге һәм Ватаныбыз иминлегенә җаваплы эшчәнлегегздә уңышлар телим".
Татарстан Президентын туган көне белән шулай ук Россия Мөфтиләр Шурасы Рәисе, Россия Диния нәзарәте Рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие, ТР Диния нәзарәте Рәисе Камил Сәмигуллин, Татарстан һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик котладылар.