Илдар Халиков: “Татарстан мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре – профессионаллар”

2011 елның 19 апреле, сишәмбе
Бүген “Корстон” комплексында ТР Дәүләт халык мәшгульлеге хезмәтенә 20 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Бүген кечкенә генә юбилеебыз. Кризис чорында нәкъ безнең хезмәт авыр вәзгыятьтә калган кешеләргә ярдәм күрсәтте”, - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тантаналы чараны ачып. Ул хезмәттәшләренә, партнерларына, тармак ветераннарына рәхмәт белдерде.

“20 ел – аз вакыт түгел, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков. – 20 ел элек яңа, бик кирәкле хезмәт ачылды. Хезмәтнең барлыкка килүенә 20 елда 3 зур, ңитди кризис узды. Бу меңләгән кеше катлаулы тормыш вәзгыятендә калган вакыт. Бүген залда республика исеменнән татартстанлыларга ярдәм кулы сузучылар җыелды”.

Илдар Халиков мәшгульлек хезмәте эше ярдәме белән Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе эш таптылар дип искәртте.

“Хөрмәтле дуслар! Сезне Президент, Дәүләт хезмәте, Татарстан Хөкүмәте исеменнән юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез. Сез үз эшегездә профессионаллар, зур йөрәкле һәм киң күңелле кешеләр”, - дип тәмамлады сүзен ТР Хөкүмәте башлыгы. Чараның рәсми өлешеннән соң ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Юбилейга багышланган кичә концерт программасы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International