Әлмәттәге котельныйларның берсендә чыккан гадәттән тыш хәл бүген Хөкүмәт йортында каралды

2011 елның 20 апреле, чәршәмбе
Кичә көндезге сәгать 11 ләр тирәсендә Әлмәт шәһәрендәге 4 нче санлы котельныйда шартлау була. Шәһәргә Чаллы каласы ягыннан керү юлында, “Радиоприбор” заводы янәшәсендә урнашкан котельныйда чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә, нефтьчеләр башкаласындагы 88 торак йорт, 3 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп җылысыз һәм кайнар сусыз калган. Ягъни бу хәл 20 меңләп әлмәтлегә турыдан-туры кагылган. Шунысы гына сөендерә, бу вакыйгадан физик зыян күрүчеләр юк. Ләкин шаккатыра торган икенче момент бар: әлеге гадәттән тыш хәлне Әлмәт хакимияте бер тәүлек буе яшергән.

Бүген көннең икенче яртысында әлеге мәсьәлә буенча ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе утырышы узды. Анда видеоэлемтә аша катнашкан Әлмәт җитәкчеләре бүген төзекләндерү эшләренең барышы хакында хисап тотты. Алар сүзләреннән аңлашылганча, шартлау нәтиҗәсендә казаннарның берсе яраксыз хәлгә килгән, газ кудыргычның бер өлешенә зарар салынган. Тәрәзәләре ватылуын исәпләмәгәндә, котельный бинасы үзе җимерелү кичермәгән. Бүгенге утырышта гадәттән тыш хәлне технологик җиһазларның төзек булмавы китереп чыгарган булырга мөмкин дигән версия яңгырады. Объектта Ростехнадзор комиссиясе эшли.

Әлмәт җылылык челтәрләре җитәкчесе Василий Юрченко сүзләренә караганда, бүген җимерелгән җылылык үткәргечне сүтү эше төгәлләнәчәк.

Әлмәттәге җаваплы затлар сүзләреннән әлеге гадәттән тыш хәл тирәсендә ыгы-зыгы тудырудан канәгатьсезлек чаткылары сизелде. Алар үзләрен һәм башкаларны моны җиңелчә шартлау гына булды дип тынычландырырга телиләр. Алар фикеренчә, әлегә борчлырлык җирлек юк, балалар учреждениеләре һәм йортларда температура плюс 22 градус тирәсендә саклана. Котельныйны тулысынча төзекләндерү 22 апрельгә тәмамланачак дигән булды аларның җавабы. Бу сүзләрне беренче вице-премьер ишетергә дә теләмәде. Аның белдерүенчә, Әлмәт җитәкчелеге яз булудан файдаланып, бу очракта кичекмәстән күрелергә тиешле чараларны башкармаган. “Бу вакыт эчендә кала халкы җылысыз һәм кайнар сусыз утырырга тиешме? Сез тиешле чараларны күрмәгәнсез. Нигә котельныйны нормаль хәлгә китерүне 22 сенә кадәр сузасыз. Моны иртәрәк башкару өчен мөмкинлекләрегез бар. Эшне тәүлек әйләнәсендә оештырыгыз”, - диде Равил Моратов. Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары кичекмәстән кала халкына суны һәм җылылыкны вакытлыча бирү ысулларын табарга кушты.Соңрак котельный төзекләндерелеп беткәч, су һәм җылылык даими схема буенча биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International