Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының эше белән танышты
2011 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖндә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының эше белән танышты.
Р.Миңнеханов иң элек комплексның сәнәгать мәйданчыгында висбрекинг җайланмасы белән танышты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.