Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2010 елда «Казаноргсинтез» 1,14 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган
2011 елның 22 апреле, җомга
2010 елда «Казаноргсинтез» ААҖ 1,14 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган. 2009 елда зыянның күләме 2,11 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген «Казаноргсинтез» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында әнә шул хакта игълан ителде. Җыелышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Казаноргсинтез» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин 2010 елдагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2004 елда кабул ителгән «Казаноргсинтез» ААҖен модернизацияләүнең беренче этабы инвестицион программасының төгәлләнүе 2010 елның төп вакыйгасы булды. Программаны гамәлгә ашыру чорында түбән басымлы полиэтилен производствосы модернизацияләнде (куәте елына 197 меңнән 510 мең тоннага кадәр арттырылды), бисфенол-А һәм поликарбонат җитештерү буенча ике яңа завод төзелеп файдалануга тапшырылды, инфраструктура яңартылды. 2010 ел ахырында этилен заводын модернизацияләү төгәлләнде, заводның куәте елына 430 меңнән 640 мең тоннага кадәр арттырылды. «Казаноргсинтез» ААҖ производстволарының гомуми куәте елына 1,65 миллион тонна органик синтез продукциясе тәшкил итте, бу 2009 елга караганда 6 процентка күбрәк.
Шулай ук, директор фикеренчә, Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә компаниянең бурычын реструктурлаштыруны төгәлләү 2010 елның тагын бер мөһим вакыйгасы булды. 2010 елда бурычны каплауга 2,7 миллиард сум акча юнәлдерелде. Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә компания менеджменты тарафыннан заем акчаларының бәясен киметү эше башкарылды. Нәтиҗәдә, “Саклык банкы”ның кредит акчалары бәясе 2010 елның беренче яртыеллыгында ук еллык 14 проценттан 11 процентка кадәр кимеде. Икенче яртыеллыкта исә ставка 10 процентка кадәр киметелде.
Леонид Алехин билгеләп үткәнчә, «Казаноргсинтез» ААҖ сатудан кергән табышны 1,5 тапкыр арттыруга иреште – 2009 елда ул 22,5 миллиард сум булса, 2010 елда 33,73 миллиард сумга җитте.
2010 елда продукциянең үзкыйммәте 36 процентка артып, 29,6 миллиард сумга җитте. Сатудан кергән табыш – 4,12 миллиард сум, сатуларның рентабельлелеге 12,2 процент тәшкил итте. 2009 елда компания 2,11 миллиард сумлык зыян күрсә, 2010 ел нәтиҗәләре буенча «Казаноргсинтез» 1,14 миллиард сум күләмендә табыш алды. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 20 процентка артып, 22,1 мең сум тәшкил итте.
Җыелышта катнашучылар 2010 финанс елы нәтиҗәләре буенча еллык хисапны һәм предприятиенең бухгалтерлык хисабын раслады. Акционерлар 2010 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү турында карар кабул итте - әлеге максатларга 342 миллион сум (предприятие чиста табышының 30 проценты), узган еллардагы зыянны каплауга 799 миллион сум акча (70 процент) юнәлдерелде. Өстенлекле бер акция буенча – 25 тиен, гадәти бер акция буенча 17 сум 50 тиен түләнәчәк. Дивидендларны 21 июньгә кадәр түләү күздә тотыла.
Акционерлар компаниянең Директорлар советы составы өчен тавыш бирде. Аңа “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, «Казаноргсинтез» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Дәүләт Советы секретариаты җитәкчесе урынбасары Евгений Гришин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков, “ТАИФ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, “ТАИФ” ААҖнең финанс-икътисад идарәсе башлыгы Дмитрий Тесленко, Газ һәм сыек углеводородлар эшкәртү, маркетинг департаменты башлыгы урынбасары – “Газпром” ААҖнең Сәнәгать продукциясе маркетингы идарәсе башлыгы Марат Гәрәев, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов сайланды.
“Алтын акция” хокукы нигезендә Директорлар советы составына дәүләт вәкиле – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кертелде.
Акционерлар шулай ук «Казаноргсинтез» ААҖ һәм “Газпромбанк” арасындагы килешүне хуплады.
Яңадан сайланган Директорлар советының тәүге утырышында аның әгъзалары Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Альберт Шиһабетдиновны Совет рәисе итеп сайлады һәм генераль директор Леонид Алехинның вәкаләтләрен раслады.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз