Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан Венчур ярминкәсе - Россиядә инновацияле эшчәнлекнең үсеше хакында ачык диалог коруның уңай үрнәге
2011 елның 22 апреле, җомга
“Казан Венчур ярминкәсе елдан-ел үз мәйданына күбрәк компанияләрне җыя бара. Катнашучылар саны арту белән бер үк вакытта, алар тәкъдим итә торган проектлраның сыйфаты да яхшыра бара. Моны бүгенге күргәзмә дә раслый. Инде экспонент-компанияләргә территориаль яктан бу мәйданнар гына җитми башлады. Әлеге ярминкәне оештыру комитеты рәисе буларак VΙΙ Казан Венчур ярминкәсенә бу проблеманы чишү юлларын табарга ышандырам”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков VΙ Казан Венчур ярминкәсенең пленар утырышын әнә шул сүзләр белән ачып җибәрде. Пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
ТР Хөкүмәте рәисе ассызыклаганча, Казан Венчур ярминкәсенә хакимият, бизнес тарафыннан елдан-ел кызыксыну үсә бара. “Бу Россиянең, шул исәптән Татарстанның, инновацион потенциалын үстерү юлында дөрес адымнары хакында сөйли”, - ди ул. Илдар Халиков ассызыклаганча, транспорт инфраструктурасының үсеше, чимал ресурслары, квалификацияле кадрлар потенциалы булу республикага конкурентлык өстенлеге бирә. “Ләкин шул ук вакытта инновацияләр, яңа технологияләр үсешеннән башка бизнесның көндәшлек өстенлеген үстерү, гомумән, үсеш мөмкин түгел икәнлеген аңлыйбыз”, - ди Илдар Халиков. Премьер-министр Венчур ярминкәсенең бу бурычны чишүдә мөһим инструментларның берсе булуын ассызыклап, аны белем һәм фәнни казанышларны бизнес тирәлеккә трансфертлау үзәге дип бәяләде. “Моны ярминкә белән бер мәйданда Ι Бөтенроссия фән фестивале узуы да раслый”, - ди ул.
Илдар Халиков белдерүенчә, Венчур ярминкәсе югары технологияле компанияләргә Россия һәм чит илләрнең эре венчур компанияләре, дөньяның эре финанс институтлары белән аралашу мөмкинлеге бирә. “Бу бу уникаль мөмкинлектән файдаланырга кирәк”, - диде ул залга мөрәҗәгать итеп. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бүген Россиядә венчур инвестицияләре салу өчен вәзгыятьнең уңайлы булуын финанс институтлары җитәкчеләре яхшы аңлый.
Хөкүмәт рәисе Татарстанда соңгы елларда уникаль проектларны капиталлаштыру өчен кирәкле инфраструктура барлыкка килүгә игътибар юнәлтте. Татарстанда илкүләм 3 университетның барлыкка килүен Премьер республикада инновацион үсешнең локомотивы буларак күрүен ассызыклады.
Быелгы Казан Венчур Ярминкәсе 2020 елга кадәр Россияне үстерү Стратегиясенә нигезләнеп уза. Билгеле булганча, ил җитәкчелеге тарафыннан лидерлык һәм инновацияләр икътисадын төзү бурычы куела.“Бу элементларның барысы да республикада бар. Чит ил компанияләрен бирегә җәлеп итү безнең компанияләргә халыкара тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк”, - ди ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Әйдельдинов. Ул Казан Венчур ярминкәсен Россиядә инновацияле эшчәнлекнең үсеше хакында ачык диалог коруның уңай үрнәге дип атады. “Биредә инновацияле яшь компанияләргә алга таба үсәргә инвестицияләр җәлеп итү, бизнесларын презентацияләү мөмкинлеге тудырыла. Узган 6 ел эчендә шушы юнәлештәге төрле бәйгеләр, программалар аша 191 проект финансланып, 91 компания барлыкка килде. Бу компанияләрнең капиталлашу күләме бүген 30 млн. доллардан артык. Хәзер вуз галимнәре венчур инвесторлары белән бер телдә сөйләшә”, -дип искәртә фонд җитәкчесе.
Айнур Әйдельдинов искәртүенчә, Россия компанияләрендә халыкара венчур капиталының өлешен үстерү, венчур фондларының санын арттыру кирәк. Ул алга таба үсеш өчен эре төбәк финанс-сәнәгать төркемнәрен дә җәлеп итеп шәхси венчур фонлары төзүне һәм үстерүне стимуллаштыру, инвестицион климатны яхшырту кирәклеген ассызыклады.
Бүген бурыч - Россиягә яңа технологияләр трансферты буенча чишелешләр эзләү, яңа финанс инструментларын җәлеп итү. Казан Венчур ярминкәсенең пленар утырышында чыгыш ясаган чит ил инвесторлары бу җәһәттән үз күзаллауларын бәян итте. Кунакларының берсе - Израильнең инновация һәм венчур үсеше программасына нигез салучы Yigal Erlich инновацияләрне үстерү юлында Татаастан белән Израиль арасында уртаклыклар булуга игътибар итте. Дөрес, Израль бу юлны 20 ел элегрәк узган. Аның искәртүенчә, ил Хөкүмәтенең үз вакытында венчур индустриясен булдыруга алынуы кече компанияләргә базарда үз урынын табарга бик ярдәм иткән. Бүгенге көндә Израильдәге дистәләгән венчур фондларының әйләнеше 50 млрд. долларга җиткән. Кунак бу өлкәдә уңышка ирешүнең берничә рецепты белән уртаклашты. Алар - Хөкүмәтнең көн саен венчур индустриясен үстерү идеясе белән януы, предприятиеләрне рискның булуын истә тотып эшләргә рухландыра алу, һәм, билгеле инде, уңышның янәшә йөрүе кирәк.
Burrill&Company гә нигез салучы, Силикон үзәне үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе Steven Burrill үз чыгышында исә Көнбатыш вәкилләренә генә хас булган кыскалык һәм осталык белән үз рецептын тәкъдим итте. Инновацияләр үсеше өчен бу өлкәгә иң белемле, әзерлекле кешеләрне яллау, конкуренциянең булуын һәрвакыт истә тоту, аерым-аерым түгел, ә команда белән җиңәргә өйрәнү, финанслау аша стратегияне билгеләү (киресенчә түгел).
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз