Рөстәм Миңнеханов Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты директоры Валентин Костюков белән очрашты

2017 елның 10 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты директоры Валентин Костюков белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия федераль атом-төш үзәге эшчәнлегенең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Сез бүгенге заман атом-төш фәне алдында торган күп бурычларны хәл итәсез, диде ул, без бу очрашуга шатбыз һәм сезнең оборона комплексы ихтыяҗлары өчен дә, сәнәгатьнең башка тармаклары өчен дә эшчәнлегегез турында беләбез. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, элегрәк Россия федераль атом-төш үзәге җитәкчелеге белән очрашу үз нәтиҗәләрен бирде һәм бу үзара файдалы багланышларны үстерүгә бер төрле этәргеч булды. «Сезнең потенциалны актив файдаланырга кирәк, - диде ул. – Бигрәк тә без чираттагы технологик революция алдында торабыз».

Валентин Костюков үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстан цифрлы технологияләр куллану өлкәсендә Россиядә алдынгы урында һәм шуңа күрә  бу мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәргә, цифрлы икътисад принципларын үстетергә һәм гамәлгә кертергә кирәк.

Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән фәнни һәм тикшеренү тармакларында тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча да.

Рөстәм Миңнеханов барында ике документ имзаланды. 

Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты директоры Валентин Костюков һәм Казан (Идел буе) федераль университеты – К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

Моннан тыш, Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты директоры Валентин Костюков һәм  Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов хезмәттәшлек турында  меморандумга кул куйдылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «ICL – КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков, «Иннополис» университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International