Татарстан Премьер-министры Казанда спорт биюләре буенча ярышларны ачты

2017 елның 11 марты, шимбә

Бүген “Ак Барс” көрәш сараенда бал-спорт биюләре буенча бөтенроссия һәм халыкара ярышларның тантаналы ачылышы узды.

Кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Ул ярышларны уздыру өчен Казанны сайлаганнары өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Казан Россиянең спорт башкаласы санала. Ышанычыгыз өчен рәхмәт”.

Шулай ук турнирда катнашучыларга Россия бию спорты берлеге президенты Денис Кузнецов мөрәҗәгать итте. Быелгы ярышлар үзенчәлекле – алар Россия бию спортының 60 еллыгы елында уза, диде ул.

Сәламләүләрдән соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Ярышларда 2500 пар (5000 спортчы) катнашачак дип көтелә. Алтын һәм көмеш медаль алучылар бал-спорт биюләре буенча дөнья чемпионатына юллама алачаклар.

“Казан Кремле кубогы” кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм олылар арасында ярышлар узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International