Р.Миңнеханов: “Иң мөһиме – татарларга бердәмлекне саклау кирәк”

2011 елның 25 апреле, дүшәмбе
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган киңәйтелгән утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында, туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау гаиләдән, балалар бакчасыннан ук килергә һәм башлангыч мәктәптә татар теле укытылырга тиеш, алары юк икән, мәктәпләрдә генә аны сеңдерү шактый кыен, гомумән, Ана телен Татарстанда үзләштерү җиңел булса, аннан читтә яшәүчеләр өчен ул проблемалы, дип белдерде. Милли кадрлар әзерләүдә Казан федераль университетына өметләр зурдан, урыннардан яшьләрне җибәреп укытыгыз, Татарстаннан кубып китәргә теләүчеләрне табуы читен, диде Р.Миңнеханов.

Ул яшьләр тәкъдимнәре белән килеште, Интернет, “ТНВ” каналы мөмкинлекләрен киңрәк файдалану, чыннан да, отышлы, аның өчен әллә ни күп акча да кирәкми, дип билгеләп үтте. “Иң мөһиме – татарларга бердәмлекне саклау кирәк. Соңгы вакытта татар мәчетләре читләр кулына күчеп бара – анысы да актуаль, ә мәчетләрдә дин, тел белеме өйрәтү уңайлы һәм боларга игътибар итәргә кирәк”, - дип басым ясап әйтте ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм республикадан читтә татар мәдәниятен үстерүдә хезмәт куйганнарга ТР дәүләт бүләкләре тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International