ТР Хөкүмәте йортында язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре буенча Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин (комиссия башлыгы), ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин (комиссия башлыгы урынбасары), ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев катнашты.

Утырыш барышында билгеләнгәнчә, Татарстанда иң катлаулы язгы ташу Зөя, Чишмә, Иске Зәй һәм Минзәлә елгалары бассейннарында урнашкан районнар территориясендә булырга мөмкин. Бу территорияләр күзәтү астына алынган, язгы ташуның өзлексез мониторингы тәэмин ителгән.

Утырышның төп темасы язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре булды.

“Республика территориясендә иң катлаулы язгы ташу 42 муниципаль районда булырга мөмкин, анда 18846 кеше яшәгән 220 торак пункт, 27 икътисади объект, 48 социаль билгеләнештәге объект, озынлыгы 75,3 км булган 55 автомобиль юлы, 36 автомобиль күпере урнашкан. Эвакуация маршрутлары,  транспорт һәм су басу мөмкинлеге булган зоналардагы торак пунктлардан халыкны күчереп урнаштыру урыннары планлаштырылган”, - дип белдерде Алексей Песошин.

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмә барышында бу хәлгә катнашы булган барлык ведомство һәм структура җитәкчеләре язгы ташуга әзер булулары турында хәбәр иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International