Рөстәм Миңнеханов һәм "Эфес"ның Россиядәге генераль директоры Йүксәл Гүкболыт "Кызыл Шәрык - Солодовпиво" компаниясе үсеше планы турында сөйләште

2011 елның 27 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кызыл Шәрык - Солодовпиво" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Сүз компания үсеше турында барды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу турындагы килешүнең Казанда 2011 елның 4 мартында узган Россия-Төркия хөкүмәтара комиссия утырышында расланганын искә төшерде.

Татарстан башлыгы ассызыклап үткәнчә, "Кызыл Шәрык - Солодовпиво" компаниясенең алга таба үсеше республика икътисады өчен бик мөһим. Киңәшмәдә видеоконференция ярдәмендә Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Нурлат, Чистай, Яшел үзән муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре башлыклары катнашты.

Икътисадый авырлыклар булуга карамастан, "Кызыл Шәрык - Солодовпиво" компаниясенең 2010 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре начар түгел, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бүген базарда үзеңнең урыныңны саклап калу мөһим. Төп максат - яулап алынган үрләрне саклап калу, диде ул.

2011 елга үсеш планнары белән Йүксәл Гүкболыт таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International