Рөстәм Миңнеханов Пакистанның Лахор шәһәре истәлекле урыннары белән танышты

2017 елның 18 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенджаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында Лахор шәһәренең истәлекле урыннарын карады. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Форт Лахорда (Лахор кирмәне) булдылар. Әлеге архитектур-тарихи комплекс 1981 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлеггенә кертелгән. Рави елгасы буендагы патшаның беренче резиденциясе XII гасырда төзелгән. Кирмән төп сәүдә юллары киселешендә урнашкан, шуңа күрә еш кына аңа дошманнар һөҗүм иткән. 

Хәзерге Форт Лахор XVI гасырда төзелгән. Шул ук чорда ул патша сараена әйләнгән. Әлеге җирләрне британнар яулап алганнан соң, биналар җимерелә башлаган. Бары XX гасыр уртасында гына Пакистан хөкүмәте Лахор кирмәнен саклау эшен башлаган.

ЮНЕСКО исемлегенә кертү чиратында тагын  Бадшахи мәчете бар - Пакистанда зурлыгы буенча икенче мәчет. Ул Форт янында урнашкан, һәм Бөек Моголлар чорының һинд-мөселман һәйкәле үрнәге. 

Татарстан Президенты Мөхәммәд Икбал мавзолеен да карады. Ул - атаклы шагыйрь һәм фәлсәфәче булган, Пакистан мәдәниятына гаять зур өлеш керткән. Татарстан Президенты аның һәйкәленә чәчкләр салды.

Парк зонасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Пенджаб Баш министры Шахбаз Шәриф белән очрашу нәтиҗәләре буенча хөкүмәт белдерүе имзаланды. Документ алга таба хезмәттәшлекне үстерүне билгели һәм аңа ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән Пенджаб провинциясе финанслар министры Аиша Гаус Паша имзаларын куйды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International