Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстан җитәкчелеге Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксына”
2011 елның 29 апреле, җомга
Татарстан җитәкчелеге Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксына. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан фәнни үзәге җыелышында белдерде.
Казан фәнни үзәге президиумы эше турындагы доклад белән фәнни үзәк рәисе академик Олег Синяшин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Казан фәнни үзәгенә кергән институт галимнәре Россия һәм чит ил фәнни даирәсендәтанылгшан югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Казанского федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген фәнни эшчәнлектә активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды. И.Гафуров билгеләп үткәнчә, Казан фәнни үзәге белән КФУ көндәшләр түгел, партнерлар буларак Татарстан икътисадына эшләргә тиеш.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җыелышта ясаган чыгышында республика җитәкчелегенең Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксынуын белдерде. “ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте Татарстан Республикасында урнашкан Казан фәнни үзәгенә битараф була алмый”, - дип белдерде И.Халиков.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, бүген ул О.Синяшинның докладында әйтелгән кайбер проектларга игътибар иткән. “Күп кенә кызыклы проектлар булу күңелле хәл. Аларның эре предприятиеләргә актив кертелмәве безнең җитәрлек дәрәҗәдә уртак эш алып бармавыбызда”, - дип саный Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галимнәрен фәнгә бүленеп бирелә торган акча өчен актив көрәшергә чакырды. “Хәзер фән үсеше өчен акча пәйда булды. Фондлар, грантлар, махсус программалар бар. Акча болай гына бирелми, аны алуга ирешергә кирәк, әмма ул бар, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. – Бу юнәлештә барлык институтларга эшләргә, программаларны тәкъдим итәргә, эшләнмәләрне ничек кулланып булуын күрсәтергә кирәк.
Аның фикеренә караганда, Казан фәнни үзәге каршында торган хуҗалык мәсьәләләре хәл итәрлек, республика җитәкчелеге ярдәм итәргә әзер. “Фәнни үзәктә эчке элемтәгә кагылышлы мәсьәләләр бар. Аны сыйфатлы бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков йомгаклау сүзендә Казан фәнни үзәгенең уңышлы киләчәгенә ышаныч белдерде. “Үзәкнең яхшы проектлары бар. Яхшы перспективалар, зур теләк бар. Сезгә планнарыгызны чынга ашыруны телим, ә без ТР Хөкүмәте, ТР Президенты ягыннан Казан фәнни үзәгенә ярдәм иттек һәм киләчәктә дә теләктәшлек итәргә әзер”, - дип белдерде җыелышта Татарстан Премьер-министры.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз