Рөстәм Миңнеханов: Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү икътисадый үсешнең төп факторы

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү икътисадый үсешнең төп факторы. Әлеге юнәлеш инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре һәм административ каршылыкларны киметү белән бер рәттән Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый стратегиясендә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комиссиясе утырышныда белдерде. 

Чара Казан Ратушасында уздлы. Аның эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич,  «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Браверман, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ИФО төбәкләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, Татарстанда федераль үзәк ярдәмендә инвестицияләрне җәлеп итү мохитен яхшыртуда һәм эшкуарлыкка ярдәм итү өлксендә күп эш эшләнә. Бизнес өчен уңай шартлар булдыруга, дәвамлы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга һәм производстволарны яңартуга басым ясала. 

"Республикада уңышлы рәвештә "Химград" технополисы, "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Идея" технопаркы, Казан һәм Чаллыда "ИТ-парк"лар эшләп килә. Актив рәвештә муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары үсә. Бүгенге көнгә барлыгы - 62. 2020 елга әлеге санны икеләтә арттырырга исәплибез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Республика үсеше өчен әһәмиятле булган этәргеч бирүче нокталар - эшкуарлыкка ярдәм итүче инфраструктура объектлары: махсус кътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм технопарклар. Узган ел алар резидентлары 167,5 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, бу сәнәгать производствосының 8,5 % тәшкил итә. Алдынгы урында "Алабуга" МИЗ. Аңа Россия махсус икътисадый зоналары керемәнреннән 70 % тирәсе туры килә. Бүген әлеге сәнәгать мәйданчыгының территориясендә 22 завод эшли, быел тагын 5-6 предприятие ачылуы көтелә. "Иннополис" МИЗда актив эш алып барыла. Киләчәктә фән шәһәре бөтен ил өчен ИТ өлкәдәге ресурслар һәм инновацияләр үзәгенә әйләнергә тиеш. 

Үсеш өчен яңа нокта - Чаллы моношәһәрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үсерү. "Биредә инде 7 резидент производство ачты, 2016 елда керем 2,6 млрд. сум тәшкил итте, 1300 хезмәт урыны булдырылган. Киләчәктә Зеленодольск һәм Түбән Кама моношәһәрләрендә шундый территорияләр оештырырга планлаштырабыз", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Стратегик инициативалар агентылыг белән берлектә гамәлгә ашырыла торган "юл карталары" бизнес өчен уңай шартлар булдыруда уңай роль уйнадылар.

"Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе белән нәтиҗәле эш итүне билгеләргә кирәк. Бүген без проектларыбыз турында җентекләп сөйләштек һәм уртак лизинг компаниясен булдыру мөмкинлеген карадык. Минемчә, бу кече һәм урта бизнес үсешенә яхшы этәргеч бирәчәк", - диде Татарстан Президенты. 

Республикада кирәкле институциональ мохит булдырылган: ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы, Икътисадый совет, Проект офисы. Әлеге институтлар эше бизнес үсешендәге системалы мәсьәләләрне хәл итү, административ киртәләрне киметү, иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча алымнар булдыруга юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International