Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының өй туенда булды
2011 елның 4 мае, чәршәмбе
Яшәү шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан сугыш ветераннарын тораклы итү максатыннан, Казанда “Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча 4 торак йорт төзү хакында карар кабул ителгән иде. Аларның икесе Имәнлек урамында, тагын икесе Завойский һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында урнашкан.
Быел 9 майга кадәр башкалада барлыгы 643 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа фатирлар алачак. Шуларның 173 е торак шартларын яхшырту өчен социаль ипотека программасын сайлаган, 47 се – фатирларны икенчел торак базарыннан алган, 419 ветеран фатир сайлаганда “Шәһәрлеләргә торак” дигән шәһәр программасына өстенлек биргән, 4 кеше ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша тораклы булган. Югарыда атап үтелгән 643 ветеранның 578 е торак өчен бүленгән субсидияләр ярдәмендә фатирларны алуга ирешкән. 65 ветеран исә яңа торакларга бу атнада күчәчәк. Шуның 46 сы социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларга күчсә, 19 ы -“Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча төзелгән фатирларга күчәчәк.
Тыл ветераны 87 яшьлек Шәфика апа Азизова һәм Бөек Ватан сугышы ветераны 86 яшьлек Михаил Матвеев гаиләләре шул 19 ветеран арасында. Алар өй туйларын бүген билгеләп үтте. Ветеран гаиләләренең бу шатлыгын уртаклашырга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да катнашты.
Президент ветераннарга сәламәтлек, яңа фатирларының рәхәтен күреп бәхетле гомер кичерүләрен теләде. Республика башлыгы Шәфика апага телевизор, ә Михаил Сергеевич гаиләсенә суыткыч бүләк итте.
Завойский урамында сафка баскан 128 фатирга исәпләнгән әлеге торак йортта 125 ветеран гаиләсе белән килешүләр төзелгән. Биредә 98 фатир бер бүлмәле, 30 ы - ике бүлмәле. Бүгенге көндә бу йорттан фатир сайлаган ветераннарның барысы да ачкычлар алган, хәзергә шуларның 30 га якыны күчкән. Әлеге йорт төзелешенең генераль подрядчысы–“МДК” төзелеш компаниясе. Аның җитәкчесе Николай Морсин белдергәнчә, 16 катлы әлеге панель йортны төзү эшләре узган елның октябрендә башланып, быелның апрелендә тәмамланган. “Октябрьдә башланганга, төзелеш катлаулы климатик шартларда алып барылды. Шуңа карамастан, бүген төзелешнең, эчке бизәкләү эшләренең сыйфатына дәгъвалар юк”, - дип ышандырды ул. Дөрес, кайбер вак мәсьәләләр буенча дәгъвалар алынган. 25 кешедән торган төркем шушы дәгъвалар нигезендә, кимчелекләрне бетерү эшен алып барган.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, сугыш ветераннарын тораклар белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, 15 меңнән артык татарстанлы чиратка баскан. “Моннан ел ярым элек бу программа кабул ителгәндә, чиратта торучы ветераннар саны 1200 генә иде. Сугыш ветеранының тол хатыны статусы ул вакытта фатир белән тәэмин итүдә ташлама хокукы бирми иде. Шуңа гражданнар моннан файдаланмады. Хәзер программа реаль эшли башлагач, чиратка басучылар артты. Чиратта торучы 15 меңнән артык ветеранның 12 меңнән артыгы бүген субсидияләр белән тәэмин ителгән. Алар – 2010 елның ноябренә кадәр чиратка басучылар. Программа әлегә тукталмый, ай саен чиратка басучылар саны 100 гә артып бара”, - дип ассызыклады министр.
Билгеле булганча, гамәлдәге законнар нигезендә, ветераннарга Федераль компенсация фондыннан торак алу өчен субсидияләр бүленә. Аның буенча исәп-хисап гомуми мәйдан 36 кв.м булган нормативтан чыгып билгеләнә. 1 кв метрның бәясе РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бер ветеранга бүленә торган субсидиянең гомуми күләме бүген 943200 сум тәшкил итә.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз