Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
«КАМАЗ» һәм «Бошунг Холдинг» коммуналь техника җитештерү буенча уртак предприятие төзиячәк
2011 елның 5 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бошунг Холдинг» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда «Бошунг Холдинг» (Швейцария) Директорлар советы әгъзасы Марсель Бошунг, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз, коммуналь техника җитештерүче «Бошунг Холдинг» компаниясенең 60 елдан артык тарихы бар. Компаниянең штаб фатиры Швейцариядә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов «Бошунг Холдинг» компаниясе җитәкчелеге белән очрашу барышында Татарстан вәкилләре өчен визит оештырган һәм «Бошунг Холдинг» техникасы модельләре белән танышу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде. Ул Казан һәм Россиянең башка шәһәрләре ихтыяҗлары өчен коммуналь техника җитештерү буенча «Бошунг Холдинг» компаниясе һәм “КАМАЗ” ААҖнең уртак планнарын уңай бәяләде.
Әлеге компания эшләп чыгара торган продукция зур игътибарга лаек, бу заманча югары җитештерүчән техника, дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, алга таба эшләү һәм техниканы куллану өчен матди-техник база әзерләргә, техникага сервис хезмәте күрсәтүне җайга салырга кирәк.
«Бошунг Холдинг» техникасын эшләп чыгаруны иң эре предприятиеләрнең берсе булган “КАМАЗ” ААҖ базасында локальләштерү турындагы килешү – уңышлы уртак проект гарантиясе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, бу продукциянең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк”.
Марсель Бошунг, үз чиратында, “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле һәм уңышлы булачагына ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, компания “Бошунг” машиналарында өзлексез эшләү өчен белгечләрне өйрәтү белән шөгыльләнәчәк.
Сергей Когогин очрашу барышында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә “КАМАЗ” ААҖ территориясендә “Бошунг Холдинг” катнашындагы проект өчен җитештерү мәйданчыклары әзерләнә. Аның сүзләренә караганда, “КАМАЗ” ААҖ җитештерүне локальләштерүгә бәйле мәсьәләләрне үз өстенә алырга әзер, бу инвестиция чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Алга таба “КАМАЗ” ААҖ Россиянең климат шартлары нигезендә «Бошунг Холдинг» техникасын камилләштерер дип көтелә.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә техникага хезмәт күрсәтү өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре җентекләп өйрәнелгән, «Бошунг Холдинг» компаниясе шәһәргә кар көрәү технологиясенең вариантларын тәкъдим иткән.
Очрашу ахырында ике документка кул куелды.
Аерым алганда, Казан шәһәре башкарма комитеты, “КАМАЗ” ААҖ һәм «Бошунг Холдинг АГ» компаниясе арасында ниятләр турындагы өч яклы килешү имзаланды. Документка Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Бошунг Холдинг» Директорлар советы әгъзасы Марсель Бошунг кул куйды.
КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Бошунг Холдинг» Директорлар советы әгъзасы Марсель Бошунг “КАМАЗ” ААҖ һәм «Бошунг Холдинг» компаниясе арасында уртак предприятие төзү турындагы килешүне имзалады.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз