Рөстәм Миңнеханов “Совфрахт” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2011 елның 5 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Совфрахт” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда сүз “Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге” проекты, шулай ук “ТАНЕКО”, “Аммоний” проектлары буенча алга таба хезмәттәшлек итү хакында барды.
Билгеле булганча, “Совфрахт” компаниясе Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең беренче чираты төзелешендә нигез предприятие итеп билгеләнгән иде. Әлеге проект кысаларында “Совфрахт” контейнерларда йөк ташу белән шөгыльләнәчәк. Якын араларда әлеге компания белән инвестиция килешүе имзаланыр дип көтелә. Узган ел “Совфрахт” ААҖ Директорлар Советы ТР Хөкүмәте белән Свияжски логистика үзәге кысаларында контейнер мәйданын төзүгә кагылышлы инвестиция килешүен имзалауны хуплаган иде.
“Совфрахт-Совмортранс” компанияләр төркеме дөнья буйлап йөк ташу буенча махсуслашкан. Аның бу өлкәдә 8 дистә елдан артык эш тәҗрибәсе тупланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International