Рөстәм Миңнеханов: "Җиңүчеләр белән бергә яшәвебезгә горурланабыз"

2011 елның 6 мае, җомга
Бүген башкаланың Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды.

Татарстан Президенты республика Хөкүмәте, Дәүләт Советы һәм шәхсәт үз исеменнән чал чәчле ветераннарыбызны Җиңү көне белән котлап, аларга сәламәтлек, аяз күк йөзе теләде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, фашистлар Германиясен җиңү ил халкының ныклылыгы һәм җиңелү белмәс рухын чагылдыручы символ.

Бу Җиңү илебезгә зур корбаннар бәрабәренә бирелде. Советлар иле Бөек Ватан сугышында 27 миллионга якын улын һәм кызын югалтты. Күпме кешегә Ленинград камалышы, канцлагерьлар газаплары аша узарга туры килде. Татарстан фронтка ил азатлыгы өчен көрәшкә 700 меңнән артык улын һәм кызын озата. Шуларның яртысына туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булмый. Үлгәннәрнең каберен белү, хәтер яңарту исәннәрнең изге бурычы. Президент ассызыклап узганча, “Ватан” эзтабарлар отрядлары сугыш булган урыннарда 1994 елдан бирле экспедицияләр уздырып, 6700 солдатның сөякләрен тапкан, 833 сугышчының шәхесен ачыкларга ярдәм иткән. Бүгенге көндә республикада “Хәтер китабы”ның 27 томы дөнья күрде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 300 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры исемнәренә лаек булды.

Сугыш чорында Татарстанда хезмәт фронты да тулы куәтенә эшли. Республика фронтны 600 төрдән артык хәрби продукция белән тәэмин иткән. Ул вакытта бомбардировщикларның өчтән икесе Казанда җитештерелгән. Сугыш кырына бездән миллионлаган тонна азык-төлек, 94 мең тоннага якын дары озатылган. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга дистәләрчә предприятие, Фәннәр академиясе бүлекчәләре күчерелә. Республикада ил өчен дәһшәтле ул авыр елларда 7 укчылар дивизиясе, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы оеша, 2 авиация дивизиясе, 86 авиация полкы әзерләнә.

ТР Президенты Бөек Җиңүнең төрле милләт, дин, һөнәр ияләренең уртак тырышлыгы белән яулануына аерым игътибар юнәлтте. “Җиңү көнендә вакытлар бәйләнешен һәм буыннар чылбырын аерым көч белән тоябыз. Ветераннарыбызның заманыбыз яшьләренә булган олы йогынтысын югары бәялибез”, -дип белдерде Президент. Республика башлыгы бүген республиканың социаль-икътисади үсеше, икътисад тармакларында барган уңышлы модернизация процессларына да тукталып узды. “Җиңүчеләр буынының олы эшләре һәм гамәлләре һәрвакыт безнең белән”, дип ассызыклады ул. Президент ветераннарның лаеклы тормышын тәэмин итү өчен республика җитәкчелегенең барлык көчләрен куячакларын ышандырды.

Сәхнәдән сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлаган ветеран Виталий Владимирский үз хәтирәләренә бирелеп алды. Сугыш вакытында хәрби училище тәмамлаган 18 яшьлек егетне взвод белән идарә итәргә билгелиләр. Андагы сугышчыларның күбесе минем әти яшендәгеләр иде, мин үзем алар батырлыгында тәрбияләндем, дип искә төшерде ветеран. Ул бүген чал чәчле ветераннарның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге ролен дә барлап узды.

Бүгенге тантанага җыелучылар игътибарына “Сугыш булды” дигән темага театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим ителде. Анда олы хыяллар белән янган яшьләр, дәһшәтле сугышның бу хыялларны бер мизгелдә җимерүе, фронтка озату, көтү газаплары, якыннарын югалту ачысы, ниһаять, Җиңү шатлыгы – боларның барысы да сугыш чоры җырлары, биюләр аша үрелеп тагын бер кат хәтердә яңартылды. Янәшәмдә утырган сугыш һәм тыл ветераны, немец оккупациясен үз башыннан кичергән Клавдия Граненкованың күзеннән бу тамаша беткәнче яшь китмәде. Ә телендә бер генә сүз булды: “Моны башка буыннарга күрергә язмасын иде”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International