ТР Президенты җитәкчелегендәге делегация Мәңгелек ут, Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр китерде

2011 елның 9 мае, дүшәмбе
Бүген ТР җитәкчелеге, Татарстан башкаласының Җиңү паркындагы Дан мемориалы колоннадасы янында, хәрбиләр хасил иткән коридор аша үтеп, Бөек Ватан сугышында фашизмны Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан Мәңгелек ут янында башланган тантанада катнашты.

Советлар Союзы Геройлары Әхтәм Сабиров белән Борис Кузнецовның уртасына баскан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, бер минут тынлыктан соң, Эчке эшләр министрлыгы оркестры Россия һәм Татарстан гимннарын уйнагач, Мәңгелек утка гөлләмәләр китереп, сугыш кырларында ятып калганнарга хөрмәт белдерде. Ветераннар, хәрбиләр, яшьләр дә анда кызыл розалар, канәферләр салды. Казан гарнизоны почет караулы тигез рәтләре дәүләт флагларын җилфердәтеп үткәч, Аналар һәм тол хатыннар монументы яны да бүген кызыл чәчәкләргә күмелде - ТР Президенты җитәкчелегендәге делегация, сугыш һәм хезмәт ветераннары анда да чәчәкләр китерде, Бөек Җиңүне якынайтучыларга баш иеп торды.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң илдә җитештерелгән хәрби техника күргәзмәсе - легендар "Катюша" (БМ-13), кыр пушкасы, гаубица, разведка-дозор бронемашинасы, пехота хәрби машинасы (БМП), төрле модификациядәге танклар һәм очкычлар, ракета, су асты көймәсе һ.б. янында булып, ветераннарны Бөек Җиңү белән котлап, республиканың иң югары башлыклары рәхмәт белдереп узды һәм бәйрәмнең төп чаралары барасы Меңьеллык мәйданына юл тотты.

Хәзерге вакытта Җиңү паркында Яңа Савин районы көче белән оештырылган концерт программасы бара, кыр кухнясы эшли, парктан читтә сәүдә рәтләре халыкка хезмәт күрсәтә. Төрле буын вәкилләре анда үзара аралаша, тыныч тормышка тиенеп бәйрәм итә, ә балалар сугыш техникасы белән кызыксына, үзйөрешлеләре өстенә менеп, үзен "сынап" карый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International