1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз елъязмасына зур тантана һәм матәм көне, азатлыкны яклап калу һәм яңа тормышка аяк басу дәвере буларак кереп калды. Бу – даны тоныкланмас бәйрәм, ул фашизмны тар-мар иткән бөек илебезнең һәрбер гражданы өчен изге һәм аңлаешлы. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарга, дошманнан үч алу өчен тылда армый-талмый дәһшәтле корал җитештергән фидакарьләргә булган чиксез рәхмәт хисләребез күңелләребездә кабат яңара.
Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Татарстаннан гына да дошманга каршы көрәшкә җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү сәхифәләрендә мәңгегә урын алды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.