Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның AIM-2011 форумында катнашуы потенциаль инвесторлар җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек”
2011 елның 10 мае, сишәмбе
Татарстан җитди икътисади потенциалга ия. Ләкин әлегә аның хакында дөньяда аз беләләр. Дубайда AIM-2011 форумы ачылышыннан соң, бүген ММЧ сорауларына җавабында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, төбәк танылсын өчен, барлык мөмкинлекләрне файдаланырга, туры элемтәләр урнаштырырга, аралашырга кирәк. Татарстанның AIM-2011 форумында катнашуын республика турында сөйләү, бу мәйданда потенциаль инвесторларны җәлеп итү өчен тәкъдим ителгән вариантларны файдалану өчен яхшы яхшы мөмкинлек, дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов AIM-2011форумы оештырылу дәрәҗәсен уңай бәяләп, алга таба аның үсеп, инвесторлар, бизнесменнар, барлык илләрнең икътисади экспертлары очраша торган популяр урын булачагына ышаныч белдерде.
ТР Президенты сүзләренә караганда, Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өчен икътисади хезмәттәшлек нигезе булып сәүдә багланышлары, Татарстанда җитештерелгән “КАМАЗ” йөк автомобильләрен, вертолетларны сату, машина, авиатөзелеш һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек тора ала. Моннан тыш, Президент белдерүенчә, бүген гарәп дөньясы туклану продуктлары җитештерү белән кызыксына. Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек мәйданы була алыр иде.
Татарстан икътисадына чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу өлкәдә уңай тәҗрибә туплануга игътибар юнәлтте. Чит ил предприятиеләре урнашкан, инвестицияләре җәлеп ителгән “Алабуга” МИЗ дагы шартлар һәм мөмкинлекләр шуның ачык үрнәге. “Без һәр инвесторга игътибарлы мөнәсәбәттә. Бүген РФ законнар базасы инвестор салган финансларны яклый һәм чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән”, - дип искәртте ТР башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә уңайлы инвестиция мохите урнашуны аерым ассызыклады. Аның белдерүенчә, бүген хакимият алдындагы бурычларның берсе – бизнес үсеше өчен шартлар тудыру, инвестицияләр килүгә юл ачу.
Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ММЧ вәкилләре белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиядә Ислам финансларын файдалану буенча норматив-хокукый базаны әзерләү мәсьәләсенә кагылышлы сорауга да җавап бирде. Ислам финанслары – Россия өчен дә, Ислам илләренең үзләре өчен дә зур резерв дип саный ул. “Безгә Россия икътисадына, аның төбәкләренә ничек итеп Ислам финансларын җәлеп итүне аңларга кирәк. Казанда оештырылучы Ислам бизнесы һәм финанслары саммиты һәм аның барышында урнаштырылган элемтәләр инвестицияләр өчен юллар ачык икәнен күрсәтә. Ил икътисадына ислам финансларын җәлеп итү мөмкин генә түгел, ә кирәк тә”, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз