Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илгиз Гыйләҗев бүген ТР Югары суды коллективына тәкъдим ителде
2011 елның 12 мае, пәнҗешәмбе
Күптән түгел РФ Президенты Указы белән ТР Югары суды рәисе итеп элек Югары суд рәисе урынбасары вазифаларын башкарган Илгиз Гыйләҗев билгеләнгән иде. Бүген яңа рәис республика Югары суды коллективына рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Тантанада РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.
Моңа кадәр 26 елдан бирле республика Югары суды белән җитәкчелек иткән Геннадий Баранов почетлы отставкага чыкты. РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев ассызыклаганча, Геннадий Баранов Югары суд рәисе булып ике дистә елдан артык эшләгән сирәк судьяларның берсе. Ул аны югары һөнәри осталыкка ия һәм зур хөрмәткә лаек булган шәхесләрнең берсе дип атады. Геннадий Барановның 44 еллык судьялык стажы бар. Вячеслав Лебедев аңа эшчәнлеге, яхшы коллектив туплаганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, сәламәтлек, уңышлар, бу системада алга таба да хезмәт итүен теләде.
Илгиз Гыйләҗевка килгәндә, ул республикада яхшы билгеле шәхес. Судьялар вазифасының барлык баскычлары аша узган бу кеше 24 ел әлеге системада эшли. “Сез чын профессионал, үз эшегезне сыйфатлы башкаручы оста. Сезне Татарстанда да, Россиядә дә яхшы беләләр. Алга таба яңа вазифагызда да профессиональ мәнфәгатьләрегезне киметмичә эшләрсез”, - дип ышанам ди РФ Югары суды рәисе. Вячеслав Лебедев алда торган бурычлар арасыннан эшләрне барлык инстанцияләрдә карауны, судьяларның статусы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүне, хокук саклау органнары беләни элемтәне атады. “Судлар белән һәрбер хакимият органы арасында бәйләнеш булырга тиеш. Аннан башка суд эшчәнлеге нәтиҗәле була алмый”, - дип искәртте ул. Мәскәү кунагы яңа җитәкчегә, ул җитәкләгән коллективка нәтиҗәле, конструктив эшчәнлек, сәламәтлек, уңышлар теләде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында ТР Югары судының элекке рәисенә озак еллар эшләгән фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. ТР Югары судының яңа бинасы сафка басуда РФ Югары суды рәисе һәм ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов җитәкчелегендәге коллективның казанышы булын аерым ассызыклады. Ул Вячеслав Лебедевка республика Югары судының яңа рәисе итеп Татарстанда озак еллар яшәгән һәм хезмәт иткән шәхесне хуплавы өчен аерым рәхмәт җиткерде. “Тотрыклылык өчен гадел хөкемнең булуы мөһим. Республика хакимияте Югары судка һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, - дип ассызыклады Президент.
Югары судның элекке рәисе Геннадий Баранов үз чыгышында ныклы коллектив туплап, почетлы отставка китүенә шат булуын белдерде. “Мин элеккеге рәистән эшләрне кабул итеп алганда, судта барлыгы 23 судья эшли, аппаратта 50 кеше санала иде. Хәзер судта 85 судья, аппаратта 300 гә кадәр кеше исәпләнә.Моңа салынган хезмәт үз нәтиҗәсен алга таба да бирер”, дип ышана ул. Геннадий Баранов белдерүенчә, җитәкчегә акыллы урынбасарлардан куркырга түгел, ә алар белән горурланырга кирәк. Аның фикеренчә, 15 ел урынбасар вазифасында үз эшен намус белән башкарган Илдус Гыйләҗев нәкъ менә шундый кеше. “Элек белемле кеше дип дөрес итеп сөйли һәм яза торган кеше саналса, хәзер мондый кеше булу өчен, чит телләрне белү, компьютер гыйлемен яхшы үзләштергән һәм машина белән әйбәт идарә итә дә белү кирәк. Илдус Гыйләҗевта бу сыйфатларның барысы да бар”, -дип өстәде ул.
Илдус Гыйләҗев, үз чиратында, үзенә шушы югары һәм гаять җаваплы вазифаны ышанып тапшырган РФ Президенты, РФ Югары суды рәисе, РФ Судьяларының югары квалификация коллегиясе исеменә аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Татарстан кебек төбәктә гомуми юрисдикциядәге судларның судьялары белән җитәкчелек итү бик почетлы һәм җаваплы”, - дип ассызыклады ул.
“РФ судьялары статусы турында”гы федераль закон нигезендә, беренче тапкыр вазифасына керешүче судья ант итәргә тиеш. Ә Илгиз Гыйләҗев судья итеп моннан 24 ел элек үк сайланган иде. Шулай булса да ул, яңа вазифага керешүе уңаеннан бүген бу антны яңадан кабатлады.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз