Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кобзев Татарстанда тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты

2011 елның 13 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖнең филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искәртеп үтәбез, бүген Сергей Кобзев бер көнлек эш визиты белән Татарстан башкаласына килде.
Яклар Татарстан территориясендәге Куйбышев тимер юлының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү, шул исәптән кайбер вокзал комплексларын капиталь ремонтлауны финанслау мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Моннан тыш, очрашуда Түбән Кама нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләрендә (шул исәптән “ТАНЕКО” ААҖндә) продукция җитештерүне үстерү һәм аны тимер юл транспорты белән чыгаруны оештыру перспективалары да кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кобзев аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид эшләп чыгару буенча яңа производство төзүдә инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында Куйбышев тимер юлы белән хезмәттәшлек вариантларын карады.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов Татарстан Республикасының Куйбышев тимер юлы белән хезмәттәшлеге хакындагы доклад белән чыгыш ясады. “Безгә хезмәттәшлекнең стратегик перспективалары хакында фикер алышырга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп узганча, бүгенге көндә Татарстан территориясеннән ике тимер юл магистрале – Куйбышев һәм Горький тимер юллары уза.
ТР Президентының сүзләренә караганда, республика Горький тимер юлы белән ике киң колачлы проектны гамәлгә ашыруга керешә. Аларның беренчесе – “Казан” аэропорты һәм Татарстан башкаласы үзәге арасында интермодаль рейслар оештыру. Проект буенча тиешле карар кабул ителгән инде, җитди инвестицияләр көтелә.
Ул транспорт логистикасының иң заманча линиясе булырга тиеш, пассажирлар 20 минут эчендә Казан үзәгенә барып җитә алачак, диде Рөстәм Миңнеханов. Икенче проект – Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, аны төзү һәм эшләтеп җибәрү логистиканың төрле төрләрен (елга транспорты, тимер юл) берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә сәнәгать үсеше һәм йөк әйләнеше, нигездә, Кама зонасында (Кама сәнәгать узелы) тупланган. Якын көннәрдә анда йөк ташу күләме берничә тапкыр артыр дип көтелә.
Татарстан Президентының сүзләренә караганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасы (тиздән ул продукция җитештерә башлаячак һәм зур күләмдә йөк ташырга туры киләчәк), өч елдан соң эшли башлаячак “Аммоний” проекты, шулай ук нефть химиясе комплексының барлык предприятиеләре («ТАНЕКО», «Түбән Кама Нефтехим», «ТАИФ-НК») республика өчен өстенлекле юнәлешләр булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International