Бүген ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган чакырылыш комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов студентларга хәрби билет тапшыруга тиешле әһәмият бирергә чакырды.
Аның сүзләренә караганда, күп кенә яшүсмерләр сәламәтлекләренең торышы буенча хәрби билет ала. “Кайбер техникумнарда уку йортларын тәмамлаучыларның 30 процентка якынының сәламәтлекләренең торышы буенча хәрби билетлары бар”, - дип ассызыклады Р.Моратов.
Татарстан хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә медицина һәм чакырылыш комиссияләренә язын хәрби хезмәткә алынырга тиешле 29 мең кешенең 12 мең 755 е килгән, шуларның 2 мең 692 сенә карата армиягә җибәрү турында карар кабул ителгән.
РФ Кораллы Көчләренә 847 егет озатылган. Хәрби хезмәткә озатылган 128 егетнең – югары, 118 енең урта махсус белеме бар. 361 егет хәрби-исәп белгечлеге алган. Татарстанда язгы чакырылыш план буенча бара.