Татарстанда 2017 елның 14 апреленә 747,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, ягъни бу – планның 31%ы

2017 елның 15 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Барлыгы 180 мең 171 кв. метрдан 4 мең 913 торак урыныннан 158 мең кв. метрын сатып алуга 4 мең 338 шартнамә төзелгән. Шулардан Казан буенча 14 мең 519 кв. метрлы 434 торак урынының 4 мең кв. метрын сатып алуга 149 шартнамә төзелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ухзган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Файзуллин искәрткәнчә, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү планы буенча күчерелергә тиешле 290, 41 мең кв. метр мәйданнан 1 мең 112 күп фатирлы йорт исәпләнә.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге белешмәләрне дә китерде. 2017 елның гыйнвар – апрель айларында тармакта 5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2 кеше һәлак булган, 3 очрак авыр хәлләр белән тәмамланган.

Тулаем тармакта бәхетсезлек очраклары кимү күзәтелә. 2013 елда аларның саны 75 булса, 2014 елда – 57, 2015 елда – 44, 2016 елда – 32.

2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 493 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 163 мең сумлык 115 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 187 әгъзасына тикшерү уздырылган.  

Ике атна эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 51 тикшерү уздырган, 3 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, 2 административ беркетмә төзелгән.

2017 елның 14 апреленә Татарстанда 747,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән  (планның 31,1 %ы), бу үткән елның шушы чорына карата 112,1 %.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 174 төзелеп килүче объекттан 51 объект тәмамланып килә, уртача әзерлектә – 55 объект, 68 объектта эшләр күп әле.

ДТФ программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 104,1 мең кв. м. булган 2 мең 51 фатирлык 37 йорт буенча хисаплар кергән, шул исәптән үткән ике атнада – гомуми  мәйданы 17 мең кв. м булган 284 фатирлык 4 йорт буенча (Казан – 1, Биектау районы – 1, Әлки районы – 2).

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казандагы «Салават Күпере» торак комплексын төзү буенча көн саен күчмә штаблар уздырыла.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. м. булган 379 фатирлык 13 йорт төзү карала. 1,5 мең кв. метр мәйданда 30 фатирлык 4 объект эксплуатациягә тапшырылган инде. 9 төзелүче объект буенча хәлләр түбәндәгечә: 8 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, 1 объектта өченче кат диварларын торгызу тәмамланган.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2017 елгы план буенча гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында да сөйләде. 2017 елда 159 гаиләнең торак шартларын яхшырту карала, бу шул исәптән 49 күп балалы гаилә, 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 61 яшь гаилә, 2015-2020 елларга «Торак» ФМП кысаларында 49 граждан. 

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча быел план – 111 йорт, шуларның 20се гамәлгә кертелгән. 91 күп фатирлы инвестицион торак йорттан 38 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 36 йорт, 17 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы йортлар төзү программасы буенча  пландагы 8800 йорттан  2659 объект тапшырылган инде.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Казанда өлешләп торак төзү кысаларында  «Фирма «Свей» ҖЧҖнең проблемалы объекты эксплуатациягә кертелгән, бу – 427 фатирлы «Золотая Середина» ТК № 5 торак йорты (квартал 71А), анда 390 гаилә фатир алган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.

Республикада универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзелә – бу 120 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 11 блоклардан модульле чаңгы базасы.

Үзәкләштерелгән җылыту пунктларыннан индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасы буенча Казанда, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 1 мең 286  объектта ИҖП кую планалаштырыла. Беренче чиратта 400 объект билгеләнгән, финанслау чыганаклары ачыкланган, эшләрнең графигы әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International