Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Кыргызстан мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгару өчен барлык шартлар да бар”

2011 елның 18 мае, чәршәмбе
Татарстан белән Кыргызстан Республикасы мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан парламенты спикеры Әхмәтбәк Килдебәков белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Кыргызстан делегациясе составында Кыргызстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Улугбәк Чиналиев, Кыргызстан парламетн комитеты җитәкчеләре һәм парламент депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Бүген кунаклар Казан (Идел буе) федераль университетында, IT-паркында, “Казан вертолет заводы” ААҖндә булды. Иртәгә делегация “Түбән Кама Нефтехим”, “КАМАЗ”, “КИП-Мастер”, “Алабуга” МИЗ, “Прайс Даймлер Татнефть – Алабуга Стекловолокно” заводына сәфәр кылырга планлаштыра. Кунаклар шулай ук Алабуганың истәлекле урыннары белән танышачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып, делегация әгъзаларының Татарстан Республикасына игътибар күрсәткәннәре өчен Әхмәтбәк Килдебәковка рәхмәт белдерде. ТР башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кыргызстан арасында ныклы тарихи элемтә урнашкан. Безне бәйләүче кеше бар – ул Чыңгыз Айтматов, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Танылган язучының тамырлары Кукмара районында”.
ТР Президенты икътисади хезмәттәшлек турында әйткәндә, Татарстан белән Кыргызстанның тышкы сәүдә әйләнеше мактарлык түгел, дип белдерде. “Сезнең визитыгыз мөнәсәбәтләргә этәргеч булыр дип уйлыйм. Безгә бизнесны үстерү өчен уртак мәнфәгатьләр табарга кирәк”, - диде ТР Президенты.

Шулай ук, Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан белән Киргизиягә мәгариф, мәдәният, медицина, спорт өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. “Без Кыргызстан җыелма командасын Универсиадада күрергә теләр идек”, - диде республика башлыгы.
“Визит кысаларында безнең республика турында яңа мәгълүмат алырсыз, яңа шәхси элемтәләр җайга салыныр дип уйлыйм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов делегация әгъзаларына. Безнең мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыксын өчен барлык шартлар да бар”.

Татарстан белән Киргизия мөнәсәбәтләрен үстерү инициативалары ТР җитәкчелеге тарафыннан хупланачак, дип ышандырды делегация әгъзаларын Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Кыргызстан парламенты спикеры Әхмәтбәк Килдебәков Татарстанга чакырулары өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, делегация республиканың үсеш дәрәҗәсеннән канәгать калган.

Әхмәтбәк Килдебәков Кыргызстанның Татарстан белән хезмәттәшлек итү, аерым алганда, Татарстанның нефть ятмаларын эшкәртү тәҗрибәсе белән кызыксынуын белдерде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Әхмәтбәк Килдебәковтан Кыргызстандагы тауларның берсен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән атау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Кыргызстан ягы вәкилләре исә ТР Алабуга белән Кыргызстанның Иссык–Күл тугандаш районнар булырга тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International