ТР Президенты Татарстан ММЧ Медиафорумында катнашучылар белән очрашты

2011 елның 18 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары Медиафорумында катнашучылар белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Интерфакс” халыкара мәгълүмат төркеме вице-президенты, “Эшлекле коммуникацияләр агентлыгы” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Василий Кикнадзе, “БДТРК” генераль директоры урынбасары – төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов, “Комсомольская правда” газетасы баш мөхәррире Владимир Сунгоркин, “Российская газета” баш мөхәррире Владислав Фронин, “CPL” компаниясе PR-директоры Антон Хреков катнашты. Ә Татарстан ягыннан “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов катнашты.

ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары Медиафорумы ТР Матбугат көне бәйрәме кысаларында уза. Анда җирле ММЧ вәкилләре, федераль басмалар һәм телеканаллар җитәкчеләре, танылган Россия журналистлары катнаша. Традиция буенча форум кысаларында “Бәллүр каләм - Хрустально перо” республика журналистлары конекурсына нәтиҗә ясалачак.

Бүген очрашуда Мәскәү кунаклары Р.Миңнеханов белән Татарстанның федераль ММЧ белән хезмәттәшлеге һәм республикада гамәлгә куела торган төрле мәгълүмат проектлары турында фикерләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International