Россия ГХМ башлыгы Иннополис шәһәрендә янгыннан коткару частен ачуда катнашты

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген төштән соң Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) булды, анда ул №8 янгыннан коткару частен ачу тантанасында катнашты.

Владимир Пучковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.  

Россия ГХМ башлыгына Иннополис шәһәрен төзү тарихы турында сөйләделәр, шәһәрнең үсә баручы инфраструктурасын күрсәттеләр.

Яңа объектны ачу тантанасында чыгыш ясап, Владимир Пучков белдергәнчә,  «Иннополис – яңа Россия символы, монда япан кырда кыска вакытлар эчендә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләрне әзерләү һәм укыту өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, монда илнең иң яхшы ИТ-белгечләре эшли».

«Бүген бу киләчәк шәһәре Иннополиста без янгыннан коткару частен эшләтеп җибәрәбез, – диде Владимир Пучков. – Шәһәрнең перспективалары җитди, берничә елдан монда 100 меңнән артык кеше, асылда – яңа Россияне коручы яшьләр, студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр яшәячәк».

Россия ГХМ башлыгы фикеренчә, уңайлы тормыш булдыру белән бергә,  тормыш һәм эшчәнлек иминлеге комплексын да булдырырга кирәк.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  билгеләп үткәнчә, Иннополиста күп эшләр башкарылды, шул исәптән – киң  инфраструктура корылды. «Болар бар да, иминлек булдырылса гына, эшләячәк һәм чәчәк атачак, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм монда янгыннан коткару часте бик мөһим һәм бик кирәк».

Татарстан Президенты шулай ук Россия ГХМ башлыгына ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. 

«Без Иннополиста янгыннан коткару часте булдыру турында мөрәҗәгать иткәч, төрле катлаулыкларга карамастан, Сез безне хупладыгыз, янгыннан коткару частен заманча техника белән тәэмин иттегез. Без, Татарстан ГХМның барлык башлангычларда да стратегик партнеры булачак, дип белдерәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Россия ГХМ министры карары белән 8 нче яныннан коткару частенә өч берәмлек техника бүлеп бирде, шулардан 2 автоцистерна һәм 1 автобаскыч.

8 нче яныннан коткару часте 2016 елда төзелә башлаган, мәйданы 2 мең кв. м, янгын депосы ике катлы бинада урнашкан. ЯКЧ-8 хезмәткәрләренең штат саны – 50 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International