Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2011 елның 23 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта 2011 елның дүрт аенда “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның июнь аена бюджет, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре расланды.
Быелның 3 аенда компания нефть ятмаларында 6 миллион 394 мең тонна “кара алтын” чыгарылган, бу узган елның шул чорына караганда 0,3 процентка артык. Планнан тыш 129,5 мең тонна нефть табылган. Хисап чорында төяп җибәрелгән продукцияне сатудан кергән табышның күләме 114,4 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2010 елның беренче кварталына караганда 19 миллиард сумга артык.
2011 елның беренче кварталы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салуга кадәр 28,3 миллиард сум күләмендә табыш алынган, бу 2010 елның беренче кварталына караганда 13 миллиард сумга күбрәк.
Директорлар советы 2012-2013 елларда нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар планы турындагы мәгълүмат хакында фикер алышты. Мисал өчен, 2012 елда Татарстан Республикасында компания тарафыннан 25,4 миллион тонна (2013 елда да шул ук күләмдә) нефть чыгару күздә тотыла. Россиядә һәм Татарстаннан читтә “кара алтын” табу күләмен ирешелгән дәрәҗәдә саклау планлаштырыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.
Моннан тыш, бүгенге утырышта кредит йөкләмәсе һәм компаниянең финанс тотрыклылыгы күрсәткечләре, “ТАНЕКО” проектын алга таба финанслау концепциясенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Директорлар советы “Энерджи Консалтинг/ Аудит” ЯАҖ аудитор компаниясе һәм җәмгыятьнең ревизия комиссиясе тарафыннан 2010 елда “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре, 2010 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап доклады, еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы турындагы мәгълүматларны тыңлады.
Директорлар советында шулай ук “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы турындагы мәгълүмат, компания эшчәнлегенең башка кайбер мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International