Рөстәм Миңнеханов:“Фәннәр академиясен финанслау үткәндәге казанышлар өчен компенсация түгел, яңа тикшеренүләргә кызыксындыру чарасы булырга тиеш”

2011 елның 25 мае, чәршәмбе
Бүген ТР Фәннәр академиясендә әлеге фәнни үзәкнең соңгы биш елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Гомуми хисап-сайлау җыелышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашында узды.

Шушы биш ел дәвамында ТР Фәннәр академиясе белән җитәкчелек иткән академик Әхмәт Мәзһаровның җыелышта төп хисап чыгышы тыңланды. Аның белдерүенчә, 2007 елда Фәннәр академиясенең яңа Уставы кабул ителү, Президиумның составы үзгәрү һәм вәкаләтләре киңәю белән, Академия эшчәнлегендә яңа этап башланган. Республика әһәмиятендәге фәнни-техник, социаль-мәдәни бурычларны чишү өчен яңа юнәлешләр, структураны камилләштерү буенча приоритетлар билгеләнгән. Шушы хисап чорында Академия карамагындагы фәнни учреждениеләрне үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү эше бергә алып барылган. Мәсәлән, 2007 елда Гаилә һәм демография буенча фәнни-тикшеренү үзәге төзелү, Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану, ТР Фәннәр академиясенең Информатика институтлары, Археологик тикшеренүләр буенча милли үзәк ачылу шуның ачык мисалы. Үзгәртеп корулар нәтиҗәсе буларк, бүген Академия стуктурасында 6 институт һәм 4 фәнни үзәк эшли. Әхмәт Мәзһаров фәнни җәмәгатьчелекнең республиканың ииновацияле үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен ассызыклады.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Фәннәр акдемиясе Президиумы әгъзасы Равил Моратов исә үз чыгышында күбрәк проблемалы моментларга игътибар юнәлтте. Аның белдерүенчә, ТР Фәннәр академиясе фәнни институтларының әлегә идеяләрен тагын да активрак реализацияләү, дәүләт заказының төрле формаларын кулланып акча эшләү өчен көче җитеп бетми. “Бу безнең өчен бик актуаль. Фәннәр академиясенең академиклары, мөхбир-әгъзаларының күбесе әйдәп баручы вузларны җитәкли. Бу бик мөһим момент. Әлеге теманың актуальлеге шуның белән дә бәйле: республикада белем бирү кластерлары төзелде. Ә ул тыгыз эшчәнлек таләп итә”, - ди ул. Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары ассызыклаганча, әлегә республикада кече инновацияле компанияләр дә аз төзелә. Ә бит алардан башка яңа проектлар, яңа идеяләр тууы мөмкин түгел. Равил Моратов республикада фәнни кадрлар потенциалы зур булуын искәртеп, кече инновацияле компанияләргә яшь галимнәрне җәлеп итү зарурлыгына аерым игътибар юнәлтте.
ТР Фәннәр академиясе алдында торган актуаль проблемаларга үз чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та басым ясады. Аның сүзләренә караганда, республиканың озак вакытка исәпләнгән үсеш перспективасы фәнни тикшеренүләрнең сыйфатын үстерү белән бәйләнгән. “Бүгенге шартларда фәнни тирәлектә конкурентлык бик күп тапкырга арта. Интеллектуаль базарда куәтле дөньякүләм фәнни үзәкләр активлаша”, - дип белдерде ул. Президент илдә фән белән производство бәйләнешләренең яңа формалары эзләнүен, вуз фәненең потенциалы үсүен искәртте.

“Без барыбыз да республиканың динамик үсеше шаһитлары. Шул ук вакытта, масштаблы проектларны гамәлгә ашырганда еш кына технологияләр һәм белгечләрне республикадан читтән җәлеп итәбез. Фәнни җәмәгатьчелекнең игътибарын бу мәсьәләгә берничә кат юнәлттек. Кызганыч, әлегә алга китеш бик аз. Шул шартларда республикада фәнни эшне оештыруда һәм планлаштыруда алымнарны үзгәртү зарурлыгы туды”, -дип ассызыклады республика башлыгы.

Фәнни җәмәгатьчелек белән очрашуларда дәүләт тарафыннан фәнне финанслау мәсьәләсе үзәккә куела. Бу мәсьәлә бүгенге җыелышта да күтәрелде. Президент дәүләтнең алга таба да фундаменталь фәнгә ярдәм итәчәген ышандырды. “Ләкин шул ук вакытта Фәннәр академиясен финанслау үткәндәге казанышлар өчен компенсация түгел, яңа тикшеренүләргә кызыксындыру чарасы булырга тиеш”, -дип искәртте ул. Президент тикшеренү эшләрен конкурслар нигезендә максатчан финанслау, грант программаларын гамәлдә киңрәк куллану кирәклегенә басым ясады.

“Базар икътисады шартларында фәнне дәүләт тарафыннан финанслауның әһәмияте кимиячәк. Фәнни эшләнмәләрнең заказчылары арасында эре җитештерүчеләр һәм шәхси бизнес торган саен күбрәк булачак. Академиягә алар белән хезмәттәшлекне үстерүдә кыюрак эш йөртергә кирәк. Хөкүмәт бу очракта арадашчы булырга тиеш түгел. Академия җитәкчелегенең моның өчен барлык вәкаләтләре бар”, - ди ул.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, Академиянең эшчәнлеге һәрвакыт җәмәгатьчелекнең җитди игътибар үзәгендә. Ул актуаль мәсьәләләрнең берсе итеп фәнни буыннар алмашы бозылуны атады. “Соңгы елларда фән юлыннан киткән яшьләргә ярдәм итү буенча күп сүзләр булды. Фәннәр академиясе дә яңа фәнни кадрлар җәлеп итү буенча үз чараларын билгеләде. Ләкин объектив караганда, әлегә җитди үзгәрешләргә ирешмәдек. Бүген академия составының 10 проценттан артык өлешен дәүләт структураларының элекке яки гамәлдәге вәкилләре тәшкил итүе дә мактауга лаек түгел”, -дип белдерде ул.

Аның белдерүенчә, глобализация чорында күп нәрсә фәнни тикшеренүләр интеграциясеннән тора. “Академиянең партнерлары арасында үзебезнең илдәге, шулай ук чит илләрдәге яңа фәнни үзәкләрне дә күрәсе килә. Республика белән кызыксыну арта барган вакытта бу бик мөһим. Федераль фәнни үзәкләр белән мөнәсәбәтләрдә дә барысы да әлегә җайга салынып бетмәгән.Бу хакта җитди уйланырга, кыюрак булырга кирәк”, - дип искәртте Президент.
Быел ТР Фәннәр академиясе оешуга 20 ел тула. Президент, гомумән алганда, шушы вакыт эчендә ТР Фәннәр академиясенең республиканың социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертүен ассызыклап, аларга уңышлар теләде. Президент Рөстәм Миңнеханов. “Сезнең адреска тәнкыйть сүзләре бер максат белән генә әйтелә: киләсе хисап җыелышында Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге яңа җитди нәтиҗәләргә иреште дип әйтерлек булсын”, - ди ул.
Президент ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһировны 75 яшьлек юбилее белән котлап, аңа ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International