ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан тормышында зур роль уйный. Әмма оешма үсәргә тиеш, анда катнашучылар санын арттыру мөһим. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышында белдерде.
ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясенең 2008–2010 еллардагы эше хакында ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев белдерде. Ассоциация составында республиканың әйдәп баручы 96 компаниясе бар, ә берләшмә һәм холдинглар составына керүче предприятиеләрне исәпкә алсак, 284 предприятие белән оешманы берләштерә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышка нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, финанс кризисы вакытында ассоциациянең роле сизелерлек булган. Нәтиҗәдә республика бу катлаулы чорны аз югалтулар белән чыккан. Татарстан икътисады нигезен республика сәнәгате тәшкил итә. Предприятие җитәкчеләре мөһим роль уйный.
Республикада бизнесны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай мохит булдырыла. Күптән түгел “Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкта катнашуы турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Шулай ук “ТР да инвестиция салым кредиты турында”гы закон проекты әзерләнгән. Татарстанда инвестицияләр буенча агентлыклар ачу планлаштырыла.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.