Алман компаниясе ТР га энергия, ресурсларны, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә технологияләрне үстерүгә инвестицияләр җәлеп итәргә ниятли

2011 елның 30 мае, дүшәмбе

Алманиянең Wermuth Asset Management компаниясе Татарстанга энергия, ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә технологияләрне үстерүгә инвестицияләр җәлеп итәргә ниятли. Шул максатлар өчен махсус инвестиция фонды төзү перспективалары бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге компания җитәкчелеге белән очрашуында каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин, “Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан җитәкчелеге республикага чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә йөз тота. “Республика чит ил инвесторлары өчен тагын да ачыграк, аңлаешлырак булырга тиеш дип саныйбыз”, - ди ул.
Wermuth Asset Management компаниясенә нигез салучы һәм аның җитәкчеләренең берсе Йохен Вермут, үз чиратында, компаниянең эре чит ил инвесторларына консультацияләр бирүен, аларга Көнчыгыш Ауропа, беренче чиратта, Россия икътисадына “альтернатив” инвестицияләр вариантларын тәкъдим итүен җиткерде.

Вермут сүзләренә караганда, Wermuth Asset Management компаниясе Татарстанда “чиста технологияләр”не үстерергә тели. Аның фикеренчә, Татарстан Россиянең технологик яктан аеруча үскән, чит ил инвесторларын җәлеп итәр өчен шартлар тудырылган төбәге булып тора. Шуңа күрә максатчан капитал махсус фондын төзү өчен нәкъ менә безнең республика сайланган. Фондның күләме, Вермут сүзләренә караганда, 300 млн. доллар тәшкил итәргә мөмкин.
Әлеге алман компаниясе энергия, ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәләрендә алдынгы чит ил технологияләрен кулланучы проектларга инвестицияләр салу белән кызыксына. Йохен Вермут белдерүенчә, шундый технологияләрне машина төзелеше, нефть химиясе һәм энергетикада кулланырга мөмкин.
Шушындый фонд төзү идеясе ТР Президентында хуплау тапты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика аны төзүдә катнашырга әзер. “Хәзер актив эшләргә кирәк. Финансларның бер өлешен республика салачак, бер өлешен сез салачаксыз, калган өлешен финанслау өчен сезнең булышлыкта инвесторлар җәлеп итәргә кирәк булачак”, - дип мөрәҗәгать итте ул алман компаниясе җитәкчелегенә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, беренче чиратта, инвсетицияләр җәлеп итү өчен проектлар табарга кирәк. “Яхшы проект һәм аны гамәлгә ашыру өчен яхшы команда кирәк. Фәнни база, предприятиеләр кебек конкурентлы өстенлегебезне дә файдаланырга кирәк”, - дип ассызыклады Президент.
Йохен Вермут Татарстан башлыгын Wermuth Asset Management компаниясенең потенциаль проектлар һәм инвесторлар эзләячәген һәм якын арада эш нәтиҗәләрен республика җитәкчелегенә җиткерәчәген ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International