Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта "Климов" АҖ ндә булды

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Санкт-Петербургка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Климов" АҖ предприятиесендә булды. 

Әлеге предприятие - Россиядә газ-турбина двигательләрен эшләүчеләренең алдынгысы. Предиприятие "Миль" һәм "Камов" маркасындагы вертолетларна двигательләрне, истребительләргә реактив двигательләрне ясау һәм сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. 

"Климов" АҖ "Берләштерелгән двигательләр төзелеше корпорациясе" АҖ составына керә ("Ростех" дәүләт корпорациясе). 

"Климов" АҖ башкарма директоры Александр Ватагин Рөстәм Миңнехановка предприятие цехлары буйлап кыска экскурсия уздырды, перспектив проектлар турында сөйләде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка "Дуаль белем бирү" проекты өстенлекләре турында хәбәр иттеләр. Әлеге проект югары технологияле сәнәгать предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү буенча системалы проект өлеше. Хезмәткәрләр теоретик белемне мәгариф учреждениесендә ала, ә  предприятиедә-  гамәли белем.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар авиация двигательләре музее экспозициясен карады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International